16+

Ярышта ир-егет механизаторларны да уздырган Гүзәл Габдрахманова: «Әни – токмач, әти трактор, ди»

1 - 7 август көннәрендә Курскида XII Бөтенроссия авыл яшьләре уеннары узды. Ир-егет механизаторлар белән ярышта татар кызы аларның “борынына чиертте”.

Ярышта ир-егет механизаторларны да уздырган Гүзәл Габдрахманова: «Әни – токмач, әти трактор, ди»

1 - 7 август көннәрендә Курскида XII Бөтенроссия авыл яшьләре уеннары узды. Ир-егет механизаторлар белән ярышта татар кызы аларның “борынына чиертте”.

Балтач кызы Гүзәл Габдрахманова әлеге дәрәҗәле бәйгедә беренче урынны яулап кайтты.

Балтачта туып-үскән 22 яшьлек кыз күпләр өчен яхшы таныш. Ул “Татар кызы – 2018” республика конкурсында да беренче урынны алган иде. Чибәр, акыллы, тырыш, максатчан, спорт яратучы, сөйкемле бу кызга “Афәрин!” димичә ни дисең тагын?
Гадәттә, мондый сәләте иртә ачылган балаларның әтиләре дә механизатор булып эшли. Тик Гүзәл очрагында алай түгел. Аның әтисе Фәнил мәктәптә физкультура укыта. Ә трактор йөртергә ул ишегалларындагы шәхси тракторларында өйрәнә.

- Безнең үзебезнең дүрт тракторыбыз бар. Әти алар белән хуҗалык эшләрен эшли. Мин дә, зур бала буларак, гел аңа ярдәм итә идем. Энем дә гел әти янында. Ул аның иң зур таянычы, ярдәмчесе. Өй салганда су буеннан зур ташлар ташырга туры килә иде. Шуннан менгәндә руль артында әле мин, әле энем утыра иде, - ди Гүзәл.    
Трактор йөртергә мәктәп укучысы вакытта өйрәнсә, правасын соңрак ала.  Бер ел элек Зәй шәһәрендә механизаторлар ярышында катнашып, хатын-кыз механизаторлар арасында беренче урын алган Гүзәлгә Татарстан данын яклап барачагын әйтәләр. Шунысы гаҗәп: Бөтенроссия авыл яшьләре уеннары “Татар кызы” конкурсының ярымфиналы белән туры килгән.

- Әгәр ике конкурсның берсен генә сайларга туры килсә, “Татар кызы”н сайламакчы идем. Чөнки механизаторлар ярышында миңа катнашу мөмкинлеге әле тагын булган булыр иде. Февраль аенда Төмән шәһәрендә кышкы уеннар узачак. Анда да Татарстан данын якларга барачакмын, Алла боерса. Ә “Татар кызы” бәйгесе – минем өчен соңгы мөмкинлек иде, чөнки анда бер тапкыр гына гариза калдырырга ярый дип беләм, - ди ул.

Ике мөһим һәм җаваплы бәйгенең финаллары бер вакытта узачагын белгәч, бик борчыла әлбәттә Гүзәл.
- Икесе дә шундый зур бәйге, икесендә дә Татарстан данын якларга кирәк иде. Ләкин икесендә дә бик нык катнашырга теләдем. “Татар кызы” конкурсын ике көндә үткәреп бетерделәр. 31 июль – 1 август көннәрендә “Татар кызы” конкурсында катнаштым. Ә 1 августка минем инде самолетка билет алынган иде. Ул көнне, җитмәсә, ике фотосессиягә дә барасы бар иде. Ул көнем минутлап бүленгән иде, дисәм дә арттыру булмастыр. Әле искә төшерсәм дә, “ә өлгермәгән булсам” дип дулкынланып куям. Аллага шөкер, барысы да уңышлы булды. Һәр җиргә дә өлгердем, - ди Гүзәл.

Курскида ярышлар 3 августта башланган. Монда Гүзәл 300 метрга йөгерү буенча – беренче, трактор йөртү буенча – икенче урынга, пресс ясау буенча икенче урынга ирешә. Шулай итеп, гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынга чыга Гүзәл. Бәйгедә 66 төбәктән икешәр кеше катнашкан. Шулар арасында егермедән артыгы – хатын-кыз. 120 ир-ат арасында трактор йөртү буенча гомуми зачетта бишенче урын ала Татарстан чибәре.

Бер-берсенә бөтенләй охшамаган, капма-каршы бәйгедә катнашып җиңү яулаган кыздан аның уңыш серен сорадык.

- Әти-әниемнең ярдәме бик зур булды. Аларга зур рәхмәт. Эшем бөтенләй авыл хуҗалыгы белән бәйле түгел. Мин Казанда яшим һәм эшлим. Атна ахырында авылга кайтам. “Татар кызы” конкурсына әзерләр өчен әнием: “Әйдә, аш пешер, камыр басып, токмач кис”, - дип көтеп торса, әтием: “Әйдә тракторга”, - дип әйдәкли. Тиз генә камырымны җәеп, токмачымны кисәм дә, әти янына чыгып йөгерәм. Ярышка бер ай кала ялларым шулай узды, - дип көлә Гүзәл.

Әлеге тырыш һәм мөлаем кызны алда аны тагын да биегрәк үрләр, сикәлтәсез юллар һәм матур киләчәк көтсен иде.      

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эй Гүзәлкәй!!!, чибәркәй, акыллы кыз инде берүк озын гомерле булып бәхетләрең артканнан арта барса ярар иде үзеңнең, теләкләрем кабул булсын иде.

    Мөһим

    loading