16+

Яшьлек белән очрашу

Ышанмыйсызмы? Әйе, яшьлек белән дә очрашып була. Кичә редакциябезгә Әнвәр Хуҗиәхмәтов җитәкчелегендә КФУның механика һәм математика институтының I курс студентлары килеп кергәч, моңа үзегез дә ышаныр идегез әле. Ә Казан университеты шәкертләре, аны-моны әйтеп тормый гына, Надия Фәхретдинова картиналарыннан торган күргәзмәне карый башладылар. Алар белән бергә эш урыныбызга яктылык, яшьлек...

Яшьлек белән очрашу

Ышанмыйсызмы? Әйе, яшьлек белән дә очрашып була. Кичә редакциябезгә Әнвәр Хуҗиәхмәтов җитәкчелегендә КФУның механика һәм математика институтының I курс студентлары килеп кергәч, моңа үзегез дә ышаныр идегез әле. Ә Казан университеты шәкертләре, аны-моны әйтеп тормый гына, Надия Фәхретдинова картиналарыннан торган күргәзмәне карый башладылар. Алар белән бергә эш урыныбызга яктылык, яшьлек...

Баш мөхәрриребез Мансур абый аларга барысын да үзе аңлатып, күрсәтеп йөрде. Студентлар, һәр бүлмәгә кереп, газетаны ничек итеп эшләвебезне карадылар. Күзләрендә кызыксыну, күңелләрендә ниндидер ашкыну бар үзләренең.
Бераздан редакциябезнең киңәшмәләр залына җыелдык. Алма төшәрлек тә урын юк иде. Барысы да лекторлары ролен үтәгән Мансур Мортазинны тыңлый. Дөрес, лекторларга хас озын, ялыктыргыч, берьяклы сүз сөйләү генә булмады ул. Баш мөхәррир кыскача гына «Шәһри Казан»ыбыз белән таныштырып узды. Газета кешегә мәгълүмат кына биреп калмыйча, укучыларын да тәрбияләргә тиеш, диде ул. Соңыннан студентлар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, сораулар яудырдылар. Җавап кына биреп өлгер! Аларга җавап белән бергә бүләкләр дә агыла торды. Редакциягә килгән хатларның барысы да басыламы? Нинди темаларга иҗат итәсез? «Шәһри Казан»га ничек килдегез?
Бүләкләр таралып беткәч, Әнвәр Нуриәхмәт улы газетабызны яратып укуы турында сөйләде. Аныңча, кеше, гомумән, көненә биш-алты сәгать укырга тиеш. Уку ул кешенең рухи ягын ныгыта. Физик яктан гарип булган кеше тулысынча бәхетле була алмаган кебек, рухи яктан гарипләнү дә кешене бәхетсез итә. Кеше һәрвакыт үсәргә, һәрдаим хәрәкәттә булырга тиеш. Бу - чыннан да тәрбия газетасы, дип билгеләп үтте галим һәм мөгаллим. Студентлары да зур дискуссияләрдә катнаша, үзләренең фикерләрен мәкалә итеп тә яза икән.
Әнвәр абыйның студентларына «Мөхтәрәм коллегалар!» дип мөрәҗәгать итүе игътибарымны җәлеп итте. Тагын кайсы мөгаллим шәкертләренә шулай эндәшә әле!
Мәҗлескә килгән яшьләргә Фәнил Гыйләҗев белән икәү шигырьләр укыдык. Үзләре дә мәхәббәт утында янган егет-кызларга мәхәббәт шигыре укудан да тәмлерәк нәрсә юктыр.
Студентлар да, без дә аерылышасы килмичә генә янәдән очрашырга сүз куешып таралыштык. Студентларның язмалары белән газетабызның бүгенге санында ук таныша аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading