16+

Ява әле, тагын ява...

Көннәр бераз сүрелеп, яңгырлар явуын зур түземсезлек белән көткән идек көтүен, әмма болытлы көннәр озаккарак сузыла башлады. Аннары җыеп аласы уңыш бар бит, шуңа эч поша. Эх, игеннәр үскән вакытта яусын иде ул яңгыр, дип авыр сулыйдыр күпләр...

Берничә көн рәттән ява бит инде. Әле яңарак кына урып-җыю эшенә тотынган игенчеләргә, халык әйтмешли, җил тагын каршы исә. Уңыш быел болай да сөендерми, инде булганын югалтуларсыз гына җыеп алып булса ярар иде. Ә һава торышы бүген-иртәгә генә әллә ни үзгәрми, ди синоптиклар. Бүген көндез һава температурасы нибары 20 градуска кадәр генә җылытачак, кайбер урыннарда гына 25 градус җылы булачак. Шулай ук аязучан болытлы һава һәм урыны белән яңгырлар явуы фаразлана. Иртәгә төнлә һава температурасы 14 градус чамасы җылы булачак, кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Көндез дә әллә ни җылы түгел - нибары 20 градус. Аязучан болытлы һава булачак, яшенле яңгырлар яву мөмкинлеге дә зур, диелә Гисметео сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading