16+

Яз килә

Кичә безне табигать чын язгыча кояшлы һава торышы белән сөендерде. Рәхәт иде урамда: җылы, тып-тып тамчылар тама. Хәер, гаҗәпләнергә дә кирәкми, чөнки инде берничә көннән язның беренче ае - март башлана.

Яз килә

Кичә безне табигать чын язгыча кояшлы һава торышы белән сөендерде. Рәхәт иде урамда: җылы, тып-тып тамчылар тама. Хәер, гаҗәпләнергә дә кирәкми, чөнки инде берничә көннән язның беренче ае - март башлана.

Бүген дә синоптиклар республикада матур һава торышы вәгъдә итә. Көндез һава температурасы -2, -7 градус тирәсе булачак. Кышның соңгы көнендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә белән һава температурасы -8, -13 градус булса, көндез -2, -7 градус салкын булуы фаразлана. Язның беренче көнендә - 1 мартта шулай ук явым-төшемнәр көтелми. Термометрлар төнлә белән -9, -14 градус, ә көндезге якта -2, -7 градусны күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Күпләр, быелгы яз нинди булыр икән, дип тә уйлана башлагандыр инде. Фаразлар буенча, 2014 елның язы үзен әллә ни озак көттермәскә тиеш, быел иртә киләчәк ул. Ә менә яз җылы булырмы - менә монысы сораулар тудыра. Синоптиклар әйтүе буенча, март, нигездә, салкынча булырга тиеш, бары тик апрель башында гына һава температурасы азрак күтәрелер дип фаразлана. Нәкъ менә шушы вакытта карның күпләп эри башлавы көтелә дә инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading