Шәһри Казан

Яз, яз, яз җитте, Гаурәтләрне ачтылар...

Яз, яз, яз җитә, Тәрәзәне ачтылар... дип язса да шагыйребез, язлар җиткәч, тәрәзәләр генә ачылмый икән. Яз кояшы безнең бик күп гаурәт-оят урыннарыбызны ача. Бервакыт Гарәп Әмирлекләреннән килгән бер кеше кызык кына сүз әйтте: «Яз көне Россиядә ике гаурәт ачыла: хатын-кызлар һәм юллар гаурәте. Кышын тегесе дә, бусы да күренми...

Кыш буе түзеп торганнан соң...
Газизләребез кыш буе сабыр иткәннән соң, язын, ашыга-ашыга, аларны азаплап торган киемнәреннән арына башлыйлар. «Бүгенге мода таләп итә бит инде» дигән сылтау белән кызларыбыз елдан-ел тәннәрен ачалар. Иң элек итәкләр кыскарды, аннан соң кием, зифа сын буйлап тараеп, тәнгә сыланды, өстендә нәрсәдер булса да, юк кебек тоела башлады. Без сау-сәламәт ирләргә исә, быелгы җәйләр нинди яңа сынаулар алып килер инде, дип борчылып торасы гына кала. Чөнки «мода» дип аталучы бүгенге көн «илаһәсе» үз колларының бер дәрәҗәдә калулары белән бер дә ризалашырга теләми. Дизайнерларның мавыктыргыч проектлары иң элек бичара кызларның, аннан соң егетләрнең башларын әйләндерә.
Кызганыч, бүген күп ирләр хатын-кызларның зифа сыннарыннан, озын чәчләреннән башкасын күрмиләр. Ә бит Аллаһ гүзәл затларыбызга май кояшыннан да җылы хисләр, сахралардан да киң йөрәкләр, кыллардан да нәзек күңелләр һәм башка санап бетерә алмаслык энҗе бөртекләре салган.

Юл газабы, гүр газабы...
Халыкта «Юл газабы, гүр газабы» дигән мәкаль бар. Бу сүзләр бөтенләй юллар булмаган заманнардан яшәп килсә дә, бүген дә еш искә төшә. Руслар да: «Россиянең ике бәласе бар: тилеләр һәм юллар», - диләр. Бу сүзләрне берәүләр Гоголь әйткән дисә, икенчеләре Пушкинга кайтара. Кайсы гына булса да, күпме гасырлар үтсә дә, илнең хәле артык үзгәрмәгән кебек. Айгырыңны җигеп юлга чыксаң, исең китә! Беренче гаурәт күзләрне киссә, икенчесе көпчәкне тишә. Юлдагы һәр чокыр үз эченә машина йөртүчеләрнең күпме «эчкерсез» хисләрен, татар һәм рус телләренең сүзлекләрендә дә очрамый торган дистәләрчә «матур-матур» сүзләрен җыя. Ул сүзләр арасында еш кына патшаларыбызның фамилияләре дә лаеклы урын алып тора. Патша булуның афәте дә шунда инде, чокыр-чакырдан үткәндә, гел алар искә килеп төшә, ә яхшы юлдан җилдереп чапканда, патшалар исәнлегенә бер дога кылу нишләптер баштан чыгып китә.

Әхлак гаурәтләре
Зифа сыннар һәм җимерек юллардан бераз тәрбиябездә булган гаурәтләргә, дөресрәге, тәрбиясезлегебезгә күчәсем килә. Әйе, кыш буе яуган кар бөртекләре җир өстен калын юрган белән каплап, безнең әхлаксызлыгыбызны гел яшереп килде. Әмма карлар эреп, җирләр ачылгач, җәмгыятьнең оят җирләре дә өскә чыга башлады. Автобус тукталышларындагы, подъезд төпләрендәге чүп-чар, тәмәке төпчекләре, шприцлар... Студентлар яшәүче тулай торакларның тәрәзә асларындагы җилем капчыклар...
Кайвакыт шәһәребез чиста дип мактанабыз. Ә ник чиста соң, дигән сорауны бирсәк, ничек җавап кайтарабыз? Кемдә ничектер, әмма безнең ишегалдыбыз җыештыручысы әйбәт эшләгәнгә чиста. Ял һәм бәйрәм көннәрендә җәйләрен ишегалды тәмам чүплек оясына әйләнә. Шәһәр читенә чыксаң да, исең китәр, урман буйлары, юл кырыйлары бөтенләй чүпкә күмелгән. Аллаһы биргән табигать почмагында гаиләң, дусларың белән хозурланып, ял итеп, ничек үзеңнән соң, башкалар ял итмәслек итеп, шакшылык калдырырга була? Коръән күзлегеннән караганда, әгәр табигатьнең ихтыяры булса, күкләр күптән өстебезгә таш яудырып, җирләр күптән селкенеп, сулар ярларыннан ташып чыгарлар иде. Ләкин Аллаһ Үзенең безгә булган рәхмәте белән аларны туктатып, тотып тора. Бәлки, без кешеләр, аңыбызга килеп, төзәлербез, дип көтә. Шулай да кайвакыт Аллаһ табигатен бәйдән ычкындыргалап та ала, моның ачы нәтиҗәләренә һәркайсыбыз да шаһит булып торабыз.

Табигать рәнҗеше
Соңгы вакытта экология турында күп сөйлибез. Җавапсыз җитәкчеләрне, сансыз завод директорларын сүгәбез. Кемнедер аклыйсым килүдән түгел. Әмма, нәрсә чәчсәң, шуны урырсың, ди халык. Табигатьне кадерсезләп, рәнҗетеп яшәвебезне дәвам иткәндә, Аллаһ Тәгалә ничек безнең экологиябезне яхшыртсын?! Кама елгасы Татарстанның күпме халкын сугарып, һаваны сафландырып, матурлык һәм ял чыганагы булып тора. Без рәхмәтсезләр күпме чүбебезне, нәҗесебезне шул елгага түгәбез. Ә бит Пәйгамбәребез, суга кече йомышны үтәү дә зур гөнаһ, дигән. Булганны кадерләргә өйрәнмичә, Аллаһ түрәләрнең күңелләренә экологияне кайгырту хисләрен салмаячак. Һәр гаилә, һәр кеше үзеннән башларга тиеш.

Соңгы язда...
Аллаһ Тәгалә безгә вәгъдә итеп килгән Кыямәт көнен дә яз белән чагыштырырга була. Ул көнне кешеләрнең гомерләре буе эченә җыеп, башкалардан яшереп килгән барча чүп-чар өскә чыгар. Безнең алдыбызда изге булып күренүче бик күпләрнең эчләрендә яманнан башка нәрсә табылмас. Гел «дөресен сөйләүче»ләр шыр ялганчы булып чыгарлар. Дөньялыкта яшәгәндә югары катлардан астагыларны күрмәүчеләр, ул көнне кырмыскадан да кече булып, аяк астында тапталырлар. Җыйган байлыклары да, таныш-белешләре дә аларга файда бирмәс. Беркем белән сөйләшеп, беркемне майлап, беркемгә төртеп булмас... Фәрештәләр дә каршыларына зәңгәр мигалкалы токымлы атлар белән килеп басмас. Кыямәт язлары җиткәч, барысы да ачылыр, әмма алар кемнәргә сөенечләр, кемнәргә көенечләр алып килер, анысын Бөек Хуҗадан башка берәү дә белмәс.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: