16+

Язларда да кышлар кабатлана...

Кышны яратучыларга бәхет елмайды быел: язның беренче ае бетәргә инде бер атна гына калып баруга да карамастан, аны бик күргән юк әле. Күңелдә яз булса да, тышта буран дулый, кар ява, көчле җил исә. Һава температурасы да җылытырга ашыкмый, ә алдагы көннәрдә Россиянең үзәк өлешендә тагын да салкынайтачак.

Язларда да кышлар кабатлана...

Кышны яратучыларга бәхет елмайды быел: язның беренче ае бетәргә инде бер атна гына калып баруга да карамастан, аны бик күргән юк әле. Күңелдә яз булса да, тышта буран дулый, кар ява, көчле җил исә. Һава температурасы да җылытырга ашыкмый, ә алдагы көннәрдә Россиянең үзәк өлешендә тагын да салкынайтачак.

Ял көннәрендә Мәскәү астында 25 градуска кадәр салкыннар булуы көтелә. Ә Камчатканы бу көннәрдә бөтенләй кар күмеп китте. Биредә бер тәүлек эчендә генә дә ярты метр кар яуган. Петропавловск-Камчатскида яшәүчеләр, гомумән, мондый вакытта өйдә генә утыруны хуп күрә. Һава торышы начар булу аркасында хәтта транспорт хәрәкәтен дә чикләгән булганнар: оператив хезмәт­ләргә, ашыгыч ярдәмгә генә йөрү рөхсәт ителгән, дип хәбәр итә «Беренче» канал.
Татарстанны да бу атнада һава торышы бер дә куандырмады: юеш кар, җил, яңгыр... Нәтиҗәдә казанлылар урамнардан «йөзеп» кенә йөр­де. Җәяү йөрүчеләргә аеруча авырга туры килде, чөн­­ки кая гына бассаң да - су. Шәһәр урамнарын чистартып, карны чыгарып торалар инде югыйсә. Мә­сәлән, кар күп яуган 20 март көнне генә дә Казан урамнарыннан 7366 тонна кар чыгарылган. Машиналар йөри торган юлларга 955,2 тонна бозлавыкка каршы материал тотылган. Әмма шуңа да карамастан, юлларда йөрүе бик кыен, шунлыктан, транспорт бөке­ләре дә барлыкка килә. Бер дә март аена хас һава торышы түгел бу, ди синоптиклар да.
Мондый тотрыксыз һава торышы көзге культуралар өчен дә зур сынау булып тора, ди «Россель­хоз­центр»­ның ТР буенча филиалы галимнәре. Озакка сузылган җепшек көннәр аркасында кайбер кырларны су басарга мөмкин. Ә көзге культуралар, су астында 72 сәгатьтән дә озаграк торсалар, үләләр. Салкынайту да файдага түгел, чөнки басу-кырларда боз катламы барлыкка килеп, үсемлекләргә һава аз керә башлый. Нәтиҗәдә алар шулай ук үлә. Әмма галимнәр, болар әлегә фаразлар гына, дигән фикердә тора. Үсемлекләр һава торышының әлеге сынауларын да үтәр дип өметләник.
Алдагы көннәрдә республикабызга да янә салкын һава килә. Бүген көндезге якта 2-7 градус салкын булачак, аязучан болытлы һава саклана. Ә менә иртәгә, ягъни 23 март көнне төнге якта 9-14, ә аязган вакытта хәтта 19 градуска кадәр салкын буласы. Көндезге якта минус 4-9 градус булуы көтелә, дип хәбәр итә ТРның Гидрометеорология һәм әй­ләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Шуңа күрә җылы киемнәрне еракка куярга ашыкмагыз әле, ял көн­нәрен­дә алар бик кирәк булачак...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading