16+

Җылырак киенеп йөрегез

Татарстан башкаласында атна дәвамында торган 23-25 градус салкыннар үзенең күңелсез нәтиҗәләрен күрсәтә башлады.

Җылырак киенеп йөрегез

Татарстан башкаласында атна дәвамында торган 23-25 градус салкыннар үзенең күңелсез нәтиҗәләрен күрсәтә башлады.

Шәһәр башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов хәбәр иткәнчә, узган атнада гәүдә өлешләрен төрле күләмдә өшеткән 15 кеше хастаханәләргә китерелгән. «Болар, нигездә, тәгаен яшәү урыны булмаган кешеләр. Дәвалау учреждениеләренә китерелгән вакытта алар нык исерек хәлдә булганнар. Өшү кичергән 13 кеше хирургия бүлекләрендә дәвалана. Кызганыч, ике кешенең өшегән кул-аяклары очлыкларын кисәргә мәҗбүрбез», - диде шәһәрнең баш табибы.
Казанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны да арта бара. Шөкер, әлегә ул эпидемия чиген узмаган. Бозлавыкта егылып имгәнү алучылар саны 11 процентка кимегән. Узган атнада, бозлавык сәбәпле, төрле авырлыкта имгәнгән 187 кеше теркәлгән, ягъни көн саен 30 очрак. Имгәнүчеләрнең күбесе Идел буе, Яңа Савин һәм Совет районнарыннан. Ашыгыч медицина ярдәме чакыртулар 15-20 процентка арткан. «Гадәти көннәрдә 1100 чакыруга хезмәт күрсәтсәк, узган шимбә һәм якшәмбедә 2600 чакыру алынды», - диде Рамил Әхмәтов. Инфаркт һәм инсультка кагылышлы мөрәҗәгатьләр саны кимегән.
Шәһәрнең баш табибы салкын көннәрдә җылы итеп киенеп йөрергә, спиртлы эчемлекләр кулланмаска чакырды. Синоптиклар хәбәрләренә караганда, бу атнаның чәршәмбе көненнән һава температурасының күтәрелә башлавы, ягъни салкыннарның кимүе көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading