16+

«Җырлыйсы гына килеп тора»

Бу әби-бабайларны, бер җырлый башласалар, туктатам димә! Әле тыпырдап биергә дә тотынсалар, аларга кушылганыңны үзең дә сизмичә каласың.

«Җырлыйсы гына килеп тора»

Бу әби-бабайларны, бер җырлый башласалар, туктатам димә! Әле тыпырдап биергә дә тотынсалар, аларга кушылганыңны үзең дә сизмичә каласың.

Балтач районының Карадуган авылындагы «Ясмин» ансамбленә йөрүче әби-бабайлар турында әйтүем. Авылдагы «Себер тракты тарихы» һәм «Муса Җәлил» музееның директоры Фирая Зыятдинова ансамбльне әле узган елны гына оештырып җибәрсә дә, бүген инде алар рәхәтләнеп гастрольләргә йөри, берсеннән-берсе күңеллерәк концертлар һәм бәйрәм чаралары әзерләп мәш килә. «Авылда, өлкән яшьтәгеләрне җыеп, ансамбль оештыру күптәнге хыялым иде минем, - ди Фирая апа. - Безнең авылда иҗатка гашыйк, актив кешеләр яши. Ансамбль оештыруымны белүгә, аңа бик теләп йөри башладылар».
«Ясмин» ансамбленә бүгенге көндә 15ләп кеше йөри. Өч бабайлары да бар. Ясминлеләр бер генә бәйрәмне, истәлекле көнне дә игътибарсыз калдырмый. Мәктәпкә барып та төрле кичәләр оештыралар. Концерт программалары белән күрше авылларга да йөриләр. Узган елны гастрольләрдән җыелган акчага Казанга театрга да барганнар. Районда үткәрелә торган бәйгеләрдә дә алар бик актив катнаша. Әле күптән түгел генә районда ветераннар арасында үткәрелгән «Канатлар куйдың, сәхнә» дип аталган бәйгедә катнашып, дипломнар алып кайтканнар. Сабан туе алдыннан җырлап-биеп, атлар бизәп, яулык җыючылар да «Ясмин» ансамбленә йөрүчеләр.
Бүген исә «кызлар-егетләр» «Бер яшьлектә, бер картлыкта» дип аталган концерт программасын әзерлиләр. «Шулхәтле күңел биреп, тырышып эшли әби-бабайларыбыз, көне-төне җырларга һәм биергә дә әзерләр», - диде ансамбльнең җитәкчесе дә. - Сәхнә костюмнарын табу гына авыррак. Шулай да аларны үзебез булса да тектереп, хәлдән чыгарга тырышабыз инде». Баянчылары Азат абый Харисов, Казанда таксист булып эшләсә дә, кайчан чакырсаң, шул вакытта килеп җитәргә әзер. Узган елны исә әбиләрне Тәбрис абый Хөсәенов җырлаткан. Хәбир абый Габбасовка да сокланмыйча мөмкин түгел. Эшләгән вакытта бармагын өздерүенә карамастан, ул баянын калдырмый: бармагына кашык куеп булса да көй суза.
Ансамбльнең җырчысы Мәрхабә апа Камалиеваның үзе белән дә сөйләшеп алдык. Ул шундый күңелле кеше. Мәрхабә апа: «Менә бернишли алмыйм. Җырлыйсы гына килеп тора, - дигәч, җитәкчеләренең мактау сүзләрен юкка гына әйтмәгәнлеге аңлашылды. Мәрхабә апа мәктәптә чыгарылыш кичәсе булган көннән башлап, ягъни 38 ел буе фермада сыер савучы булып эшләвенә карамастан, гармунда уйнарга да вакыт таба алган.
- Гармунда уйнарга кайчан өйрәнергә өлгердегез, Мәрхабә апа? - дип сорау бирмичә кала алмадым.
- Гармунга үлеп гашыйк кеше мин. Башта кешегә карый идем дә, ничекләр генә итеп уйный икән ул, дип гаҗәпләнә идем. Шул хәтле уйныйсым килде ки, шулай карап торып өйрәндем. Минем апа Карадуганда кибеттә эшли, анда гармуннар саталар иде. Бервакыт мин бер гармунны алдым да киттем. Акча юк бит ул вакытта, ә уйныйсы килә... Аннары әкренләп түләдем инде мин аны.
«Ясмин» ансамбленә йөрүчеләр кебек менә шундый шат күңелле, тынгы белмәс, җыр-моңга гашыйк кешеләр ямьләндерә дә инде тормышны.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading