16+

Әйләнә дә килә көзләр...

Мәгълүм булганча, быел 1 октябрь көнне Татарстан Республикасында армия сафларына көзге чакырылыш башланды һәм ул ел азагына, ягъни 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Әйләнә дә килә көзләр...

Мәгълүм булганча, быел 1 октябрь көнне Татарстан Республикасында армия сафларына көзге чакырылыш башланды һәм ул ел азагына, ягъни 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Иң беренче чиратта шуны әйтеп китәргә кирәк, төрле имеш-мимешләргә дә карамастан, армиядә хезмәт итү вакыты үзгәрмәде. Ул бер ел булып кала бирә. Икенчесе солдатларның яше белән бәйле. Ул да үзгәрешсез. Бары 18-27 яшьлекләргә генә армия сафларында Ватан алдындагы изге бурычны үтәү мәҗбүри.
Быел көзге чакырылышта Татарстаннан дүрт мең тирәсе солдат армия сафларына озатылачак. Узган еллар белән чагыштырсак, әллә ни үзгәреш юк.
Татарстан Республикасының Хәрби комиссары Сергей Погодинның сүзләренә караганда, татарстанлыларның күпчелеге Россия Федерациясенең Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округларына озатылачак.
Быел да чакырылыш дәвамында иң беренче чиратта яше олыгая баручы, нинди дә булса югары яки урта һөнәри белеме булганнарга басым ясалды. Чагыштыру өчен: яз көне киткән барлык егетләрнең җитмеш биш процентының кулында урта яки югары һөнәри белем бирү йортының дипломы булган.
Армия сафларына соңгы еллардагы чакырылышларда шуңа игътибар итәргә мөмкин - хәрби хезмәткә алынудан качып йөрүче егетләрнең саны кимегәннән-кими бара икән: 2006 - 481, 2007-2008 - 358, 2009 - 203, 2010 - 195, 2011 - 181, 2012 - 142 кеше.
Быел Татарстаннан беренче эшелон (63 егет) 7 ноябрь көнне кузгалып китте. Алар Екатеринбург, Тольятти, Самара һәм кечерәк башка шәһәрләрдә хәрби бурычларын үтәячәкләр.
Татарстан солдатлары 2007 елдан башлап республикабыз Хөкүмәтеннән үзенчәлекле күчтәнәч алып китә: ул - кесә телефоны. Быел, моңа өстәп, «МТС» сим-картасы да бирелә. Аннан 30 минут бушка сөйләшергә, 10 хәбәр җибәрергә мөмкин. Армиядән кайткач та телефонны кире кайтарырга кирәкми. Ул - бүләк һәм син аны әти-әниеңә дә тапшыра аласың.
Быел Татарстан Үзәк Хәрби комиссариатында (Татвоенкомат) солдатларга банк карточкасы да тапшыра башладылар. Аңа ай саен ике мең сум күләмендә хезмәт хакы килеп торачак. Ятимнәргә исә 3000 сум. Карточкага акчаны шулай ук солдатларның әти-әниләре һәм дус-ишләре дә сала ала.
Республикабызда армия сафларына чакырылыш белән бәйле «кайнар линия»ләр эшли. Казан гарнизонының Хәрби прокуратурасы: 264-23-51, ТР Хәрби комиссариаты: 570-31-56.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading