Шәһри Казан

Йолдызлар санар чак

Яз җитсә, йолдызлар яңгырына кинәнә Азнакай. Чөнки көньяк-көнчыгыш районнар - Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазының бөтен яшь талантлары менә инде дүртенче ел рәттән бирегә «Созвездие»-«Йолдызлык» фестиваленең төбәк бәйгесенә җыела. Мәдәният сараенда узган йомгаклау концерты фестивальнең жюри рәисе РФнең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, аның рәистәше - фестивальнең генераль продюсеры,...

Реклама

Яз җитсә, йолдызлар яңгырына кинәнә Азнакай. Чөнки көньяк-көнчыгыш районнар - Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазының бөтен яшь талантлары менә инде дүртенче ел рәттән бирегә «Созвездие»-«Йолдызлык» фестиваленең төбәк бәйгесенә җыела. Мәдәният сараенда узган йомгаклау концерты фестивальнең жюри рәисе РФнең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, аның рәистәше - фестивальнең генераль продюсеры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов һәм Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллиннарның тәбрикләве белән башланып китте. Берсен-берсе уздырып җырлады, биеде яшь артистлар. Жюрига да жиңелләрдән булмагандыр, юкса ялгыз башкаручылар номинациясендә (16-21 яшьлекләр) берьюлы дүрт (!) беренче урынны (Мария Бурдина - Лениногорск, Евгений Макитрук, Галия Фасиева, Динә Хәлиуллина - Әлмәт) бирерләр идеме? Бу номинация үз төркемнәрендә Ани Вартанян (Лениногорск), Руслан Латыйфуллин (Азнакай), Гүзәл Зәйнетдинова (Әлмәт), Азалия Мәгъсүмова (Лениногорск), Милана Красновага да (Бөгелмә) җиңү китерде. Алып баручылар арасында Данил Берсеневның (Азнакай), ә биючеләрдән «Алдэнс» (Әлмәт), «Примавера» (Баулы) һәм «Империя» (Лениногорск) төркемнәренең өстенлеге бәхәссез иде.
Моңа кадәр дә җиде тапкыр «Созвездие»-«Йолдызлык» лауреатлары, өч тапкыр ТР дәүләт стипендиатлары булган «Бәхет» вокаль ансамбле (Азнакай) бу юлы да үз югарылыгында калды. Ансамбльләр арасында беренчелек Баулының «Даринки» һәм «Бәхет»нең ике төркемендә иде.
Җиңүчеләргә фестиваль дипломнары һәм Азнакай хакимиятенең истәлек бүләкләре тапшырылды. Яз башы белән Татарстанның көньяк-көнчыгышында башланып киткән төбәк фестивальләре дәвам итә. 5-6 мартта ул Түбән Камада, 10-11е - Чаллыда, 14-15е - Чистайда, 18-19ы - Питрәчтә, 23-24е - Әтнәдә, 26-27се - Буада, 29-30ы Яшел Үзәндә узачак. Казанда үтәчәк суперфинал һәм сайлап алу турларыннан соң, «иң-иң»нәрне «УНИКС»та һәм «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак гала-концерт көтә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: