16+

Йортларның «пәрәнҗә»ләре салдырыла

Казан узган ел тышкы реклама эшчәнлегеннән 1 миллиард сум табыш алган. «ЭТИС» мәйданчыгында Россиядә беренче булып, ачык электрон форматта үткәрелгән аукцион гына да шәһәр казнасына 912 миллион сум керем китергән.

Йортларның «пәрәнҗә»ләре салдырыла

Казан узган ел тышкы реклама эшчәнлегеннән 1 миллиард сум табыш алган. «ЭТИС» мәйданчыгында Россиядә беренче булып, ачык электрон форматта үткәрелгән аукцион гына да шәһәр казнасына 912 миллион сум керем китергән.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының тышкы реклама һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Ирина Дябилкина сөйләгәнчә, башкаладагы 672 реклама корылмасы «AПР/Сити-ТВД» һәм «Лариса-Сити» компанияләре карамагында. Реклама базарындагы шушы әйдаманнар сафына Санкт-Петербургның «Постер» фирмасы да баскан. Үткән елларда 301 реклама конструкциясе тоткан (хәзер 14 берәмлек кенә) Биг Борд компаниясе «зур өчлек»тән төшкән. Казандагы реклама базарына Мәскәүнең «Форт Медиа», «РАСВЭРО» һәм Санкт-Петербургның «Корпорация Руан» агентлыклары да үтеп кергән. Кайчандыр дистәләрчә билборд иясе булган «Неон - Арт-М» фирмасы соңгы аукционда 18 реклама урыны гына алуга ирешкән. «Казанда 3х6 форматында 1670 берәмлек реклама корылмасы файдаланыла иде, аларның саны 1138гә калдырылды. Шәһәрнең тарихи үзәгендәге зур «еврощит»лар сүтелде. Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү максатында, урам аша сузылган реклама тасмалары гамәлдән чыгарылды. Юл-транспорт чишелешләренә, җәяүлеләр кичүләренә беркетелгән игълан-рекламалар шулай ук бетереләчәк», - диде Ирина Дябилкина.
Казандагы «Кольцо», «Муравейник», «Савиново», «Парк Хаус», «Тандем» сәүдә үзәкләренең һәм башка кайбер бина-йортларның диварлары реклама продукциясе белән «сарафан» рәвешендә чуарланып беткән. Шәһәр хакимияте тарафыннан узган елның ахырында кабул ителгән яңа архитектура-сәнгать таләпләре нигезендә башкаланың архитектура йөзен билгеләүче биналар диварларыннан реклама «пәрәнҗә»ләрен салдырырга туры киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading