Шәһри Казан

«Йөрмәгез, үзебез эшлибез!»

Тиздән дәүләт органнарында эшләүчеләр гариза язучыларга шулай дип әйтә башлар, мөгаен. 2010 елның 27 июленнән «Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында»гы 210 нчы Федераль закон үз көченә керәчәк. Аның нигезендә Дәүләт органнары һәм муниципаль органнар гариза язучылардан өстәмә документ таләп итмичә, башка органнан биш эш көне эчендә үзләре соратып...

Реклама

Тиздән дәүләт органнарында эшләүчеләр гариза язучыларга шулай дип әйтә башлар, мөгаен. 2010 елның 27 июленнән «Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында»гы 210 нчы Федераль закон үз көченә керәчәк. Аның нигезендә Дәүләт органнары һәм муниципаль органнар гариза язучылардан өстәмә документ таләп итмичә, башка органнан биш эш көне эчендә үзләре соратып алачак. Бу турыда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Алексей Слесаренко катнашында «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Әлеге хезмәтләр электрон база нигезендә эшләнер дип көтелә. Дәүләт хезмәткәрләре моны курьер яки гадәти почта аша да башкара алачак. Яңа канун гариза язучының вакытын һәм акчасын сарыф итмәүне күздә тота. Әйтик, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре транспорт чарасын теркәү өчен электрон челтәр аркылы 9 федераль органнан 13 белешмәне үзләре алырга тиеш була.
Әлбәттә, бөтен документлар да әлеге исемлектә юк. Үзендә сакланырга тиешле документларны - паспорт, хәрби учет, гражданлык хәлен теркәү таныклыгы, суд карарлары һ.б. мөрәҗәгать итүче үзе күрсәтә. Тулырак мәгълүматны 210fz.ru сайтыннан алырга мөмкин.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: