16+

Юл төзелешләре июньдә тәмамланачак

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә юл төзү-төзекләндерү оешмаларының төнге сәгатьләрдә юньләп эшләмәүләре турында хәбәр ирештерелгән иде.

Юл төзелешләре июньдә тәмамланачак

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә юл төзү-төзекләндерү оешмаларының төнге сәгатьләрдә юньләп эшләмәүләре турында хәбәр ирештерелгән иде.

Мэр Илсур Метшин, бу хәлгә канәгатьсезлек белдереп, штаб утырышларыннан тыш, төнге рейдлар үткәрергә, җитәкчеләрне төзелеш участокларына күзәтче итеп билгеләргә кушты. Шәһәр башлыгы үзе дә төнге сәгатьләрдә Ленин дамбасындагы һәм «Волгодорстрой» белән районара юл-төзелеш идарәсе (МДСУ-1) тарафыннан Астрономия, Дзержинский һәм Лобачевский урамнарында башкарылучы эшләрне карады. «Билгеле, без төзүчеләрне еш әрлибез. Ләкин бу төндә барлык подрядчы оешмаларның да җитәкчеләре хезмәт урынында. Җитәкче янәшәдә булганда, эшчеләр дә үзләрен җаваплырак тоталар», - диде мэр Илсур Метшин журналистлар белән әңгәмәсендә.
Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев аңлатып үткәнчә, Казанда хәзер гомуми озынлыгы 27 километрны тәшкил иткән 26 урам юлын төзекләндерү эшләре бара. Әлеге эшләргә 1 миллиард 337 миллион сум акча тотылачак. «Узган ел тәүлегенә 3,5 мең тонна асфальт җәю рекорд саналса, 22 май төнендә генә дә 6,7 мең тонна асфальт түшәлде. Саннар үзләре үк эшнең колачы турында сөйли. Төнлә дә эш гөрли, хәер, подрядчыларның тизлекләре төрлечә, әмма сыйфат барысында да яхшы. Транспорт хәрәкәтенә кыенлык тудырмас өчен, подрядчы оешмалардан эшләрне төнлә башкаруны таләп итәбез. Моның өчен казанлылардан гафу үтенәбез. Аз гына сабыр итик, юл төзелешләрен июнь аенда тәмамлаячакбыз. Казанлылар шәһәрнең юл-транспорт челтәре бермә-бер яхшырганлыгын үзләре үк сизәчәкләр», - диде мэр Илсур Метшин.
Универсиадага әзерлек кысаларында колачлы эшләр башкарылса да, әле төзекләндерү таләп итүче юллар шактый кала. Мэр билгеләп үткәнчә, Казанда урам юлларын тулысынча төзекләндереп чыгу өчен быелгы күләмнәрдәге кебек тагын 5-6 ел рәттән эшләргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading