16+

Юлдагы һәлакәтләрне киметеп була

Бәхетебезгә, быел Киров районында балалар әле һәлакәтләргә юлыкмады. Узган елның шушы чорына бер бала машина астында калып үлгән иде.

Юлдагы һәлакәтләрне киметеп була

Бәхетебезгә, быел Киров районында балалар әле һәлакәтләргә юлыкмады. Узган елның шушы чорына бер бала машина астында калып үлгән иде.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе безнең алга балалар катнашындагы юл-транспорт имгәнүләрен киметүне көндәлек максатчан бурыч итеп куя. Без, автоинспекторлар, моны яхшы аңлыйбыз. Статистика күр­сәткәнчә, балалар катнашындагы һәлакәтләрнең яртысы фаҗигале тәмамлана.
Мәктәпләрдә 31 мартка кадәр язгы каникул. Балалар күргәз­мәләргә, театрларга һәм башка чараларга бара. Шунлыктан, транспорт чараларын идарә итүчеләр икеләтә игътибарлы булсыннар иде. Тукталышлардагы яки юл читендәге автобусларны һәм машиналарны узганда тизлекне ки­метү сорала, чөнки балалар һич көтмәгәндә йөгерешеп, юл аша чыга башларга мөмкин. Мәктәпләр һәм бакчалар янында сак булыгыз. Юл читендә (чатта) балаларны яки өлкән яшьтәгеләрне күрүгә үк, автомобиль тизлеген киметегез. Автомобильдә чакта иминлек каешын эләктерегез, моны башка пассажирлардан да таләп итегез. Кечкенә баланы катгый рәвештә махсус җайланмалы урындыкта йөртегез. Бу гамәлләрне башкару өчен кемгәдер-каядыр акча түлисе түгел ләбаса. Гап-гади кагыйдәләрне фәкать җаваплылык тоеп үтәү генә зарур. Ышаныгыз һәм башкаларны да үгетләгез: һәр үтәлгән кагыйдә ул - юл һәлакәтеннән коткаручы саклагыч калкан. Кагыйдәләрне санга сукмау, киресенчә, үзеңне һәм башкаларны күрәләтә үлемгә этәрүгә тиң.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading