16+

Йөз сумыңны түләмәсәң, мең сумыңны әзерлә

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче маддәсенең 1 нче өлешенә кертелгән төзәтмәләр узган елның 2 августыннан гамәлдә кулланыла.

Йөз сумыңны түләмәсәң, мең сумыңны әзерлә

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче маддәсенең 1 нче өлешенә кертелгән төзәтмәләр узган елның 2 августыннан гамәлдә кулланыла.

Әгәр кеше үзенә билгеләнгән штрафны вакытында түләмәсә, аңарга өстәмә рәвештә 1 мең сумнан да ким булмаганча административ штраф салына яки 15 тәүлеккә кулга алына. Алдан билгеләнгән штраф та үз көчендә кала, ягъни түләтелә. Элек, мәсәлән, 100 яки 300 сум штрафны вакытында түләмәсәң, суд карары нигезендә, әлеге сумма 200 һәм 600 итеп арттырыла иде. 2011 елның 2 августыннан соң гамәлгә кергән закон буенча, вакытында түләнмәгән 100, 300, 500 яки 700 сум күләмнәрендәге штрафларга 1 мең сум өстәмә административ штраф салына.
Штраф билгеләнү турында ЮХИДИ карары чыгарылганнан соң 40 көн эчендә штраф түләнелмәсә, транспорт чарасын идарә итүчегә карата 41 нче көндә административ җаваплылык башлана. Ягъни ирекле түләр өчен 30 көн һәм штрафка ризалашмыйча тикшертү өчен 10 көн бирелә. Киров районында быел штрафларны үз вакытында түләмәгәнлек буенча 51 административ эш кузгатылды. 6 кеше кулга алынды, 43 кешегә өстәмә штраф салынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading