16+

Үзең утырткан агач кадерлерәк була

Казанда узган шимбәдә көнозын яңгыр яуса да, «Яшел рекорд» проекты кысаларындагы шәһәркүләм өмә гөрләп үтте.

Үзең утырткан агач кадерлерәк була

Казанда узган шимбәдә көнозын яңгыр яуса да, «Яшел рекорд» проекты кысаларындагы шәһәркүләм өмә гөрләп үтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә, көрәк тотып, Чистай урамында агач утыртып йөрде. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов мәгълүмат биргәнчә, өмәдә 5 мең кеше катнашкан, 2700 зур агач утыртылган. Бу көздә утыртылган агачларның саны инде 9 600гә җиткән.
Мэр Илсур Метшин: «Казан үсештә, яшелләндерү дә калышырга тиеш түгел. Татарстан Президенты, Премьер-министр, министрлар «Яшел рекорд» проектын хупладылар. Агач утырту вакытлы бер акция генә түгел, ул - максатчан эшчәнлек. Өмәләр һәр шимбәдә оештырылачак. ВУЗларның һәм предприятиеләрнең актив катнашуына өметләнәм. Казанлылар да өмәләргә күпләп чыксын иде, үзең утырткан агачны карап-саклап үстерәсең бит ул», - диде. Узган шимбәдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы хакимияте хезмәткәрләре, учреждениеләр коллективлары гына да 800 төп агач утырттылар.
Төзелешләр бару сәбәпле, яшеллеккә шактый зыян салына. «Төзүчеләр һәм юл төзү оешмалары шәһәргә 16 мең тирәсе агач өчен бурычлы. Алар аны кабат утыртырга тиешләр», - дип искәртте мэр.
Агач утырту буенча чираттагы өмә 20 октябрьдә үткәрелә. Эш участокларын алдан белешү өчен «кайнар элемтә» телефоны: 296-99-25.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading