Шәһри Казан

«Зенит-Казан» – Европа чемпионы!

18 март көнне Казанның «Зенит» волейбол командасы үз тарихында икенче мәртәбә Европа чемпионы булу бәхетенә иреште. Беренче иң зур уңышка, «Динамо-Таттрансгаз» буларак, 2008 елда ирешсә, икенче җиңүне 5 ел көтәргә кирәк булган. Без былтыргы финалда Италиянең «Трентино» командасына оттырдык. «Зенит»ка быел да Италия командасы белән очрашырга туры килде, әмма ярымфиналда....

Реклама

18 март көнне Казанның «Зенит» волейбол командасы үз тарихында икенче мәртәбә Европа чемпионы булу бәхетенә иреште. Беренче иң зур уңышка, «Динамо-Таттрансгаз» буларак, 2008 елда ирешсә, икенче җиңүне 5 ел көтәргә кирәк булган. Без былтыргы финалда Италиянең «Трентино» командасына оттырдык.
«Зенит»ка быел да Италия командасы белән очрашырга туры килде, әмма ярымфиналда. «Трентино» командасын ярымфиналда җиңгәч, «дүртлек финалы» узган Польшаның Лодзь шәһәрендә «Скра» (Белхатов, Польша) командасы белән очрашасы гына калды. Беренче ике сетны көндәшләр бер-берсенә җиңел генә бүләк итте. 15:25, 25:16. Өченче сетны авырлык белән булса да, польшалылар отты 25:22. Дүртенче сетта, «Скра» уенчылары, 24:23 белән отып, матч-боллга подача биргәндә ялгышты. Казанлылар моннан оста файдаланды: рәттән өч мәртәбә отып, 24:26 исәбе белән дүртенче сетны отты. Тай-брейк башта «Зенит» өчен уңайсыз башланып китте. Баш тренер Владимир Алекноның тайм-аутыннан соң, казанлылар үзгәреп китте. Исәп 5:1дән 5:5кә үзгәрде. Аннары польшалылар һаман бер очко алга чыгып бардылар. Бу 14:13 исәбенә, ягъни «Скра»ның икенче матч-боллына кадәр шулай дәвам итте. Әмма «Зенит» уенчыларының холкы гаять нык булып чыкты. Тай-брейкны 15:17 исәбе белән отып, яңадан Европа чемпионнары лигасының кубогына ия булдылар!
19 март көнне иртәнге биштә «Зенит»ны котларга Казан аэропортына Татарстан һәм Россия байраклары тоткан дистәләгән җанатар килгән. Җиңүчеләрне Татарстан ЭЭМ оркестры каршы алган. Без дә «Зенит» командасын котлыйбыз! Булдырасыз, егетләр!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    545
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    456
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    342
    0
    0
Ночной режим