16+

Журналист эшенә җаваплы карарга тиеш

«Медиа киңлеген тәкъдим итүчеләр һәм тулаем әлеге өлкәдә хезмәт куючылар җәмгыять тормышында елдан-ел зуррак роль уйный бара. Татарстанда хакимият массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) эшенең җаваплы икәнлеген аңлый, журналистлар да хакимият белән берлектә мөһим бурычларны хәл итүдә җәмгыять алдында җаваплылык тоярга тиеш».

Журналист эшенә җаваплы карарга тиеш

«Медиа киңлеген тәкъдим итүчеләр һәм тулаем әлеге өлкәдә хезмәт куючылар җәмгыять тормышында елдан-ел зуррак роль уйный бара. Татарстанда хакимият массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) эшенең җаваплы икәнлеген аңлый, журналистлар да хакимият белән берлектә мөһим бурычларны хәл итүдә җәмгыять алдында җаваплылык тоярга тиеш».

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре йөзендә журналистларны 19 майда билгеләп үтеләчәк Татарстан Республикасының Матбугат көне белән котлаганда шулай дип җиткерде.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән төрле мәйданчыкларда очрашулар алып барылуын, республика җитәкчелегенең, бигрәк тә ТР Дәүләт Советының ММЧ өчен ачык булуын билгеләп үтте. Ул барлык министрлык һәм ведомстволарны мәгълүмат чаралары белән уртак тел табып эшләргә чакырды. Дәүләт Советы Рәисе хакимият һәм журналистларның уртак эшчәнлеген уңай күренеш дип саный. Чөнки ММЧлар, казанышлар турында гына түгел, ә проблемалар хакында да җиткерә. Бу, үз чиратында, теге яки бу проблеманы хәл итүгә кагылышлы, идарә белән бәйле, тактик карарлар кабул иткәндә һәм законнар эшләгәндә, җәмгыятьтәге фикер төрлелегенә таянырга ярдәм итә.
Фәрит Мөхәммәтшин ММЧ материаллары белән танышып баруын, проблемалы материалларны район хакимияте башлыкларына юллавын һәм җавап алуын билгеләп үтте, кешеләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары аша дәүләт һәм муниципаль хакимияткә үз гозерләрен җиткерергә омтылуын белдерде.
Бүгенге көндә ул Татарстанда 768 берәмлек ММЧ исәпләнүен, аларны финанс ягыннан тәэмин итүнең җиңел булмавын, әмма, халыкка кирәк икән, дәүләтнең моны үз өстенә алуын белдерде. Журналист эшенә җаваплы карарга, бастырып чыгарган материалда күтәрелгән проблемаларны төптән белергә, үзеңнең һөнәри осталыгыңны арттырырга тиешлеген ассызыклады.
Очрашуда сүз шулай ук вакытлы матбугатны киосклар аша сату, почта белән элемтәләрне яхшырту, басмаларны халыкка вакытында җиткерү, чит төбәкләрдә республика матбугатын пропагандалау турында да барды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading