16+

Үзәктә бәяләр күтәрелә, ә читтә - төшә...

Казан автомобильләр саны буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән соң өченче урында тора. Башкаланың үзендә генә дә 414 мең автомобиль исәпләнә.

Үзәктә бәяләр күтәрелә, ә читтә - төшә...

Казан автомобильләр саны буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән соң өченче урында тора. Башкаланың үзендә генә дә 414 мең автомобиль исәпләнә.

- Егерме ел элек моның кадәр автомобиль булыр, дип, хыяллана да алмый идек, бүген һәр өченче кеше автоһәвәскәр. Муниципаль парковкалар оештырмый мөмкин түгел иде. Бу проект үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте, үзәк урамнарда транспорт хәрәкәте җиңеләйде, - диде мэр Илсур Метшин мэриядә узган киңәшмәдә.

Транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков әйткәнчә, 2023 елга Казан урамнары юлларының машиналар белән 75 процентка тулуы көтелгән. Муниципаль парковкаларны гамәлгә ашыру үзәк урамнарда транспорт хәрәкәтен сәгатенә 5 километрга арттырырга ярдәм иткән.
- Муниципаль парковкаларда тарифлар автоурыннарның ни дәрәҗәдә файдаланылуына бәйле. Пик сәгатьләрендә тулылык 50 проценттан төшмәскә һәм 85 проценттан артмаска тиеш. Әгәр 85 проценттан артса, кешеләр башка урын эзли яки машинасын юл читенә куеп калдыра башлый, -диде Айдар Абдулхаков.

Казанда быелның 1 ноябреннән муниципаль парковкаларда бәяләр үзгәрә.

Бер сәгате ничә сум?

100 сум-Ирек мәйданында, Профессор Нужин һәм Театральная урамында;

70 сум-Профсоюзлар, Жуковский, Гоголь, Япеев, Щапов, Лейтенат Шмид, Кави Нәҗми һәм Муса Җәлил урамнарында;

30 сум-Борхан Шахиди һәм Курашов урамнарында.

Башкаланың Әхтәмов, Назарбаев, Нариманов, Сибгат Хәким, Абсәләмов, Шиһабетдин Мәрҗани урамнарында, Чехов базары тирәсендә тагын 1,1 мең автоурын барлыкка китерелә.

Муниципаль парковкалардан Iнче һәм IIнче төркем инвалидлар, махсус хезмәтләр машиналары, электромобильләр бушлай файдалана. Гадәти кешеләр өчен дә парковкада беренче 15 минут бушлай.

- Киләсе елдан IIIнче төркем инвалидлардан да түләү алынмаячак. Инвалид идарә иткән автомобиль пыяласына эчке яктан “инвалид мәгълүматы знагы” беркетелгән булуы шарт. Бу знак Медецина экспертизасы бюросыннан бирелә. Инвалид тамгасын ялганлап куйсаң, 5 мең сум штраф,-дип искәртте Айдар Абдулхаков.-Казандагы муниципаль паркинглардан Татарстан районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән инвалидлар да бушлай файдалана, бу федераль законда нигезләнгән.

Муниципаль парковкага автомобильнең дәүләт теркәү номерындагы кайбер саннарны каплап, түләмичә генә, кертеп кую яки түләмичә китү мәгънәсезлек. Шундый “хәйләкәр” быел 2,5 мең сум штрафка тартылган.

Казанда 75 мең 280 кеше муниципаль парковкалардан даими файдалана. Үзәк урамнардагы пакровкаларда машиналарның “кунаклап” алу вакыты уртача 55 минут. Акчаңны түләсәң, көне буена калдырсаң да бер сүз юк.

Түләү тәртибе:

Беренче ысул-парковкадагы банкоматта банк картасы белән түләп була. Икенче ысул
- 3116 санына SMS җибәрәсең. Өченче ысул - смартфонга урнаштырылган мобиль кушымта ярдәмендә, аны parkingkzn.ru сайтыннан күчертеп урнаштырырга мөмкин.

Автор фотосы

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading