16+

Зәвыксыз «алачыкларның» чоры узды

2013 елда узачак студентларның халыкара җәйге Универсиадасы Казанның икътисадына гына түгел, ә хуҗалык алып бару рәвешенә дә үзгәрешләр кертте.

Зәвыксыз «алачыкларның» чоры узды

2013 елда узачак студентларның халыкара җәйге Универсиадасы Казанның икътисадына гына түгел, ә хуҗалык алып бару рәвешенә дә үзгәрешләр кертте.

Зур күләмле реклама корылмалары 1700 берәмлектән артып, башкаланың ямен җибәрә башлаган иде. Шәһәр башкарма комитетында үткәрелгән киңәшмәдә мэр Илсур Метшин: «Казанның тарихи үзәгендә бер генә «еврощит» та калдырылмаячак», - дип искәртте. Үзәк урамнардагы сәүдә киосклары да шушындый ук язмышка дучар. Мэриянең җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге хәбәр иткәнчә, Казанда 2500 сәүдә киоскы исәпләнә. Аларның күбесе сыра һәм тәмәке сатуга махсуслаштырылган. Санитария-гигиена таләпләренә җавап бирмәүләре бер хәл, соңгы вакытларда киоскларда психотроп товарлар сату очраклары да күзәтелде. Яшькә карап торыш юк: мәктәп балаларына да сыра һәм тәмәке сатып җибәрелде.
Киоскларның тәүлек дәвамында эшләве бер яктан уңайлы булса да, төннәрен яшьләрнең һәм сәрхушләрнең җыелышу урынына әверелде. Исерекләр шактый гына киоскларны таладылар, утлар төрттеләр.
«Киосклар билгеле бер чорда хезмәт башкардылар, зәвыксыз «алачыкларның» чоры узды. Кайберәүләр үзләренең сәүдә палаткаларын дүрт кирпечкә менгереп утыртып, электр кертүчегә бер ярты биреп, электр чыбыгы сузалар да: «Бу - шәхси милек. Суд аша гына сүттерәм», - дип, күкрәк кагалар хәтта. Бүген мондый үзешчәнлек барып чыкмаячак. Рөхсәтсез рәвештә бер генә киоск та урнаштырылмаячак», - диде мэр Илсур Метшин.
Казанда быел үзәк урамнардан, шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларыннан инде 971 киоск сүтеп алынды. Стационар булмаган әлеге корылмалар кварталара урамнарга һәм ишегалды территорияләренә күчерелә. Монысында да башта киоскның эшчәнлек юнәлеше, теге яки бу территориягә ихтыяҗы тикшерелә. Бер яхшының бер яманы дигәндәй, үзәк урамнардан күчерелә торган сыра һәм тәмәке сатучы киосклар мәктәпләргә һәм башка мәгариф учреждениеләренә якын кишәрлекләргә урнаштырыла күрмәсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading