16+
#Төрлесе 25 мая 2025, 09:19 Уку өчен 2 минут
1000
0
0

Ир игътибарына тилмереп ятканда, берәүне очраттым...

25 мая 2025, 09:19
1000
0
0
Уку өчен 2 минут

Ирем белән 10 елдан артык яшибез, балабыз бар. Гаилә кризисы безне дә урап узмады, ирем белән аралар үзеннән үзе бозылды.

Ир игътибарына тилмереп ятканда, берәүне очраттым...

Ирем белән 10 елдан артык яшибез, балабыз бар. Гаилә кризисы безне дә урап узмады, ирем белән аралар үзеннән үзе бозылды.

Төгәл сәбәбен үзем дә аңлата алмыйм. Иремнең холкы үзгәрде, балага тавыш күтәрә, миңа да еш кына кычкыра. Кул күтәргәне юк, Аллам сакласын. Хыянәт итәдер дип уйламыйм, чөнки бөтен уе эштә аның (җитәкче булып эшли). Үзе сизмәгәндә генә телефонын да тикшердем, берни дә тапмадым. Безнең арада интим сирәгәйде. Башта активлык күрсәтә идем, аннары ялынудан туйдым. Уртага салып сөйләшеп карадым, ул моны нормаль күренеш дип уйлый. “Яратам”, ди. Аның фикеренчә, безнең бер проблема да юк, бар да яхшы.

Ир игътибарына тилмереп ятканда, берәүне очраттым. Башта телефон аша аралаштык, аннары очраштык. Һәм шуннан китте... Без бергә булганда бәхетле. Хәзер мин иремне түгел, ә аны яратам. Әйе, ул минем кияүдә булуымны белә. Башта бергә булуыбызга бик каршы иде, ә аннары үзе дә баш-аягы белән миңа гашыйк булды. Иң мөһиме – ул мине ярата, игътибарын, назын бирә. Ике яклы тормыш алып баруның мөмкин булмавын аңлыйм. Үземә дә иремне алдап яшәве авыр. Тик минем шушы өч көнлек дөньяда яратып, яратылып яшисем килә. Нишләргә? Киңәшегез бик кирәк.

Алсу Т.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading