16+

Улы сугышта булган ана: «Кемнәрдер качып йөри, минеке алгы сызыкта»

Ул апага мин автобустан төшкәндә генә игътибар иттем. Кулында ике сумка, берсе бик авыр булырга охшаган.

Улы сугышта булган ана: «Кемнәрдер качып йөри, минеке алгы сызыкта»

Ул апага мин автобустан төшкәндә генә игътибар иттем. Кулында ике сумка, берсе бик авыр булырга охшаган.

Аягын авырлык белән генә күтәреп атлый, күтәреп дию дә дөрес түгелдер, шуытыбрак атлый. Автобус ишеге янында аның төшкәнен көтеп халык җыелды.

-Тизрәк булмыймы? Задерживаете тут всех! – дип мыгырданды яшь кенә бер хатын, баскан урынында ана каз кебек тыпырчынып.

Мин апага якынрак тора идем, авыр сумкасын күтәреп автобустан төштем дә үзенә дә төшәргә кул бирдем. Буа сыман бөялгән чират тышка агылды, без бераз читкәрәк тайпылдык.

Апа алтмышлар тирәсендәрәк марҗа хатыны иде, тулы гәүдәле, маңгаен тирән җыерчыклар ермачлаган.

-Спасибо, добрый человек, - дип миңа күтәрелеп карады ул. Әлегә кадәр беркемгә дә карамыйча, башын иебрәк торган икән. 

-Сез автобус беләнме? Утыра алырсыз микән? – апа яныннан китәргә кыймыйча сорап куйдым.

-Хәзер күп калмады инде, борчылма, рәхмәт.

Хушлаштым да ашыга-ашыга трамвай тукталышына илтүче баскычлы юлга юнәлдем. Ак калада – “час пик”, трамвай белән тизрәк булыр дип уйладым. Алай әллә кая ашыгасы да юк инде юкса.

Баскычтан төшеп җиткәндәрәк, күз кырыем белән марҗа апаның да төшеп баруын абайлап алдым. Ул да минем кебек уйлаган ахры. Авыр сумкалары болай да авыр адымнарын тагын да авырайтып атларга бирми иде шикелле: башта бер аягын аска шуытып төшерә, аннары икенчесен шуыта. Мин аңа каршы менеп, янә бер сумкасын кулыннан алдым, икенче кулымда – үземнең биштәр.

-Сез больницагамы әллә? Аякларыгызны күрсәтергә килдегезме? Озатып куярга беркем дә булмадымыни? – дип апаның азапланып атлавына ишарәләп.

-Юк шул. Ирем ике ел элек тромбтан китеп барды. Оныгыма барам, ул соң кайта, каршы ала алмый. Нервыдан бу минем, сеңелем, нервыдан аякларым йөрми башлады.

Ничек баштарак игътибар итмәгәнмендер (үз уйларым эченәрәк кереп киткәнмен күрәсең), кулындагы йөгеннән дә авыррак йөге эчендә ич бу апакайның, маңгаендагы буразналарында, эчендәге хәсрәтендә. Минем сораулы карашымны гына көткән сыман, ул авыр сулап, сөйләп китте:

-Улым... Олы улымнан дүрт ай ярым бер хәбәр дә юк. Алгы сызыкка җибәргән иделәр. Егерме икенче елның сентябреннән үк мобилизация белән киткән иде. Өч тапкыр яраланды балакаем. Берсендә кулы, икенчесендә кыйпылчыклар умыртка тирәсенә үк эләккән иде. Өченче тапкырында – аягына тигән. Култык таяклыларны да җибәрәләр бит анда, терелеп тә бетмәгән иде әле. Вот что творят, а?! Командир ул минем...

-Балалары бармы?

-Дүртәү.

-Ай Аллам! Дүрт бала белән дә алдылармыни?

-Чечняда сугышкан иде ул, аның кебекләргә беренче чиратта барырга диделәр. 

-Госпитальдән соң ялга кайткач, китми калып булмый идеме соң? – дим, үземнең юләр сорау биргәнемне  белә торып. Дүрт балалы, яралары да төзәлмәгән ирне кабат алгы сызыкка, ут эченә җибәрүләрен аңларга, кабул итәргә теләмичә.

-Что син?!  - Апам миңа гаҗәпләнеп карады. – Он у меня совестливый. Аннары кешеләрнең йөзенә ничек карасын ул? Кемнәрдер әнә качып йөри, минеке андый түгел.

Безнең сөйләшүне янәшәдә тагын бер хатын тыңлап торган икән:

-Акча өчендер инде. Контракт булгач, китми нишләсен?

-Юк, безнеке мобилизация буенча китте, - марҗа апаның күзләрендә рәнҗү чагылып киткәндәй булды.

Кинаяле сүзен кыстырып калырга ашыккан хатын җавап кайтарып тормады, безгә арты белән борылып басты. “Бәреп үтерәсем килде!” дип мондый очракта әйтәләр бугай. Шул гына кирәк иде инде бу бичара апага, дигән уй йөгереп үтте башымнан. Мәрхәмәтсез бәндәләрнең агулы сүзләре генә кирәк хәзер аның теткәләнгән йөрәгенә. Кеше кешегә шулай арты белән борылганга качкандыр да инде җирдән игелек белән иминлек... 

Мин бу апаны трамвай килгәнче сөйләштереп тордым әле. Күңеленә җыелганны бераз булса да бушатсын, җиңелрәк булып калмасмы дип уйладым. Олы улына утыз сигез генә яшь икән әле. Чаллыга килүенең сәбәбе дә военкоматка барып, ни дә булса белү ниятеннән икән. Тагын бер улы бар, анысы мобилизацияләнмәгән – ул да Чечняда булып кайткан икән, әсирлеккә эләккән, “почку отбили”. Шуңа минем “олы улыгыз да әсирлектә түгелме икән” дип, аз булса да өмет бирергә маташуыма апа кул гына селтәде. “Кеше түгел диләр аларны, анда эләгүеңнән эләкмәвең яхшырак, диләр” дип куйды.

-Как тебя зовут, добрая душа? – диде ул бераз тын торгач.

Мин исемемне әйттем.

-Догалар укыганда, синең исемне дә телгә алырмын. Хәзер бөтенләй йоклый алмыйм бит мин. Төннәр буе дога укып чыгам.

-Алла ишетә күрсен догаларыгызны, - дидем мин, тамак төбенә утырган төерне йотып җибәрергә тырышып.

Трамвай килгәч, әйберләрен күтәрешеп, үзенә менәргә булыштым. Алда аңа дигән бер урын бар иде. Без хушлаштык. Бераздан аның янәшәдәге хатын белән сөйләшеп китүен күрдем. И ана! Гомер буе бүлешсә дә кимемәячәк сагыш-хәсрәт йөртер инде ул йөрәгендә. Күпмегә түзәр икән ул йөрәк? Юлында йөз белән борылганнар да, арт белән борылганнар да очрар. Йа Хода! Могҗиза булып, улына исән-сау кайтырга насыйп булсын иде. Ни беркатлы мин дә могҗизага бик ышанмый башласам да, өметсез – шайтан, диләр бит…

Лилия Фәттахова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading