16+

“Үзем үлгәнче, бу хакта беркемгә, әйтми торырсың”

Базарга барсам, гыйбрәтле хәлләргә юлыкмый кайтканым юк, диярлек. Сатучылар арасындагы үзара көндәшлек зурдан, шунлыктан базар түтекәйләре бер-берсен өнәми, дию генә аз.

“Үзем үлгәнче, бу хакта беркемгә, әйтми торырсың”

Базарга барсам, гыйбрәтле хәлләргә юлыкмый кайтканым юк, диярлек. Сатучылар арасындагы үзара көндәшлек зурдан, шунлыктан базар түтекәйләре бер-берсен өнәми, дию генә аз.

Монда сатып утыручылар авызыннан хагын-нахагын бик еш ишетергә туры килә. Кызып китеп, юкны-барны күпертеп, күргәнен-күрмәгәнен мең мәртәбә арттырып сөйләп, “колакларга токмач элүчеләрнең” фантазиясе шулчаклы көчле, уйлап табучы галимнәрең бер якта торсын... 

Бу гыйбрәтле хәл җәйге челләдә булып узган иде. Өйләдән соң, урам чатындагы “кыргый” сату мәйданчыгы каршысына мунча бурасы зурлыгы кара “Джип”килеп туктады. Аннан ап-актан киенгән, алтын кысалы күзлекле, чал чәчле, Руцкойныкы төсле куе ап-ак мыеклы, Алып батырныкы сыман мәһабәт гәүдәле ир заты төште. Карчыклар астыртын гына бер-берсенә сораулы караш ташлады. Бу бай кемсә кайсыбызның тауарын сайлар, кемне сөендерер икән, дигән уй һәркемнең башыннан йөгереп узды. Бай әзи, эре генә кыланып, сатучылар рәтенә күз ташлар, аннан соң күн акча янчыгыннан кызыл биш меңлеген тартып чыгарып, чиләкләп җиләген, кыяр-помидорын төяп китәр, дип гөманладылар булса кирәк. Сатучылар өметле күзләрен мөлдерәтеп, хәлле кешене күзәтте. Җиләкле кәрҗиннәрен алгарак шудырдылар. Хәлләреннән килсә, бай ирне яннарына тыннары белән тартып китерерләр иде. Сатып алучының игътибарын җәлеп итү өчен, һәркайсы үз тауарын кычкырып мактарга кереште.Сәүдә мәйданчыгы бал кортлары иле күч аергандагы сыман гүләп тора башлады. Затлы ир-ат, Яшел Үзән районыннан килеп, биредә суган сатучы, үзен тукмап яшәгән исерек иреннән ике бала табып, иза чигеп үстергән, хәсрәт төенчеге эчеп үлгәч тә рәхәт күрмәгән, авыр тормыш арбасын ялгыз тартучы, өс-башы хәчтерүшрәк Валентина түти (исемнәр үзгәртелде – авт.Х.Г.) каршысына килеп басты, аңа кул биреп, елмаеп исәнләште. Күптәнге танышлар сыман нәрсә турындадыр гәп куертырга керештеләр. Минем янда утырган калын күзлекле сазаган кыз Лилия түзмәде: “Күр әле боларны! Авызларын авыздан ала алмыйлар. Тәмам борчаклары пеште! Әллә бу урыс белән марҗа сөяркәләр микән?- дип, сирәк тешле алагаем зур авызын кыегайтты. Бай әзи, Валентинадан ике бәйләм яшел суган, беркадәр укроп алды. Аннан башка беркемне дә сөендермичә, машинасына менеп утырды. Ул кузгалып киткәч, өметләре акланмаган базар хатыннары бай әзи хакында гайбәт чәчәргә керештеләр. 

– Мондый кәттә машинаны кеше талап җыйган акчага гына алып була, – дип ысылдады Галия.
– Берәр банкир-мазардыр, атсыз бармагындагы затлы “печатка”сын, таза муенына аскан калын чылбырдагы затлы кашлы алтын тәресен күрдегезме? –диде Кәүсәрия апа.
– Күзләре хәтәр ялтырый, берәр бандиттыр, мөгаен! – диде “Алыпсатар” кушаматлы, тешсез Галина.
– Абау җаныем, үтә дә саран икән, хәерсез! Берни алмагач, ни пычагыма базарга килгән? Кеше котыртып йөрмәсә кана! – диде Сәвия әбекәй.

Бераздан Валентина түтине сорауларга күмеп ташладылар:
– Дөресен әйт, Валя: кемең ул синең? Нәрсә турында “сайраштыгыз”? Кич килеп алам, дигәнен тәгаен ишетеп калдым. Машинасына кызыктыңмы? Үзенәме? Гаиләле кешедер ул, өс-башы кырт иткән. Үзеннән затлы одеколон исе килә. Янымнан үткәндә сизеп калдым, – диде көяз Зифа. – Аңа ияреп кая барырга җыенасың? Башыма җитәр, – дип курыкмыйсыңмы?
Аз сүзле, моңсу күзле Валентина түти боларны тыңлап бетергәч, бераз тын торды.

– Их, сез! Авызыгызда бер юньле сүз юк! Бер белмәгән кеше турында ничек шулкадәр начар уйларга була инде, җә? Дмитрий Иванович кебек миһербанлы, кече күңелле, кешелекле кешене акчага, хөсетлеккә корылган бүгенге заманда көндез чыра яндырып эзләсәң дә табуы авыр. Балачагымнан таныш ул миңа. Бер урам чирәмендә тәгәрәп уйнап үскән идек. Параллель классларда укыдык. Мәктәпне тәмамлауга, Саратовка барып, очучылар әзерли торган хәрби училищега керде. Ике апасы, бер энесе бар аның. Үзе эшли башлагач, әнисе Марфа түтигә, ишле туганнарына гел ярдәм итеп торды. Любага сыер сатып алырга дип, күмәртәләп акча салды, Коляга яңа мунча бурасы юнәтергә булышты. Туганнарының балалары башлы-күзле булганда, туй чыгымнарына кадәр күтәреште. Хәзер генә йөрешмиләр, Дмитрийны бар дип тә белмиләр, – дип авыр сулады.
– Араларыннан кара мәче узуга үзе сәбәпчедер әле, – дип борын җыерды Лилия. Ул бай булса, калган туганнары – хәерче хәчтерүшләрдер...
– Ялгышасың, сеңелкәш, – диде Валя түти. – Бөтен хикмәт шунда: байлык акчада гына түгел. Күңеле бай булсын кешенең! Хәер, аналарыннан калган мал-мөлкәт аркасында, бертуганнар арасыннан кара мәче узды...

– Нәрсә, бу “буржуйга” үзе эшләп тапканы гына аз тоелган мени? Хәрби очучылар хезмәт хакын уч тутырып ала ич .Отставкага бик иртә чыгалар. Моның да пенсиясе шәптер. Битенә чиртсәң, кан тамарга тора үзенең. Пләмәнни үгез тиклем гәүдәсе белән диванда бот күтәреп ятмыйдыр әле. Берәр җирдә эшләп йөри торгандыр, – диде Лилия. – Ата-анадан калган мирас туганнар арасында бертигез бүленә. Монда низагка урын булмаска тиеш!
– Сай сукалыйсың. Өстән-өстән генә ермачлыйсың. Шуңа күрә, вакыйганың асылына төшенә алмыйсың, – диде Валя түти.
– Йә, зарыктырма инде, сөйлә алайса!

– Моннан өч ел элек Марфа түтине паралич сукты. Ул үзен үзе карый алмас хәлгә килгәч, моңарчы аналары тирәсендә киләп сарган кызлары төп йорттан эзне суытты. Кече улы Николай да әнисен үзләренә алып кайтмады. Хатыны аяк терәп каршы торган, имеш. Аптырагач, Җирле үзидарә рәисе кортканы Картлар йортына урнаштырырга дип, документлар җыя башлады. Шулчакта авылдашларның кайсыдыр Дмитрийга хәбәр җибәргән. Ул ялт итеп туган йортына кайтып төште. Хатыны, буй җиткезгән кызлары Мәскәүдә яшәп калды. Дима анасын дәрәҗәле табибларга күрсәтеп, дәвалап аякка бастыру чарасын эзләп карады. Бушка акча түгүен соңыннан гына аңлады. Марфа түтинең аяклары йөрми, бар шакшысы астында иде. Улы аны сабый бала урынына карады: мунчага күтәреп алып барып юындырды, керләрен юды, кашыктан ашатты. Җирлек башлыгы Тамара Тимофеевна хәл белергә кергәч, әбекәй 25 сутыйлы бакчасын, шактый ук төзек йорт-җирен, 5 гектарлы пай җирләрен үзен тәрбияләүче Дмитрий исеменә “Дарственный” ясатырга булышуын үтенгән. “Үзем үлгәнче, бу хакта беркемгә, хәтта Димага әйтми торырсың”, – дип үтенгән икән. Ике ел урын өстендә яткан карчык дөнья куйгач, төп йортка балалары җыелышып килде.”Поминка” вакытында, чит кешеләрдән кыенсынып тормыйча, кызлары белән кече малае үзара бәхәсләшеп мал бүлешергә керешкәннәр иде. Тамара Тимофеевна сумкасыннан “Дарственный” кәгазе тартып чыгарып өстәлгә салмасынмы? Шул чактагы кыяфәтләрен күрсәң иде боларның. Әүвәле җыйнаулашып авызларын ачып катып калдылар. Гогольның «Ревизор»ындагы сүзсез күренешең бер якта торсын! Аннан соң, милектән колак кагучыларның кайсы сүгенә, кайсы йөрәк даруы таптыра башлады. Дмитрийны гаепләргә маташканнар иде, авылдашлар теге хәерсезләрнең кирәген бирде. Дима авылда озак юанмады, гаиләсе янына Мәскәүгә китеп барды. Йорт-җирләренә күз-колак итеп мине калдырды. Яңарак кына Мәскәүдән кайтып төшкән ул. Әнисенең елын уздыру мәшәкате белән йөри. Табын әзерләргә ярдәмләшүемне үтенеп, бирегә мине эзләп килгән, – диде Валя түти.

Хәмидә Гарипова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading