Башкортстанның Сибай шәһәрендә яшәүче 56 яшьлек Роза Гарифуллина шпагатка утыра, хип-хоп, брейк-данс бии, оныклары белән футбол уйный, көненә алтышар сәгать фитнес клубта дәресләр алып бара.
- Син кайчан картаерга уйлыйсың инде, дип сорыйлар миннән. Картаерга вакытым да, теләгем дә юк. Башкаларга да шуны киңәш итәм. Күпләр пенсиягә чыгу яшен көтеп-көтеп алалар, аннары нәрсә? Тормыш дәвам итә, күрә белгән кешегә ул тагын да кызыклырак әле. Яшеңне санарга, көзге каршына басып, җыерчыкларыңа карап күңелсезләнергә кирәкми. Яратыгыз үзегезне, яратыгыз тормышны. Пенсионер яки әби булу ул картлык түгел, ә яңа статус, дип күңелләрен күтәрәм спорт белән шөгыльләнергә килүчеләрнең. Пенсиягә чыккач, киресенчә, үзеңне карарга вакыт табыла, - ди картаюны белмәс яңа танышым.
Аның сүзләренчә, спорт ул, беренче чиратта, сәламәтлек.
- Йөгерүме, велосипедта йөрүме, шейпинг, пилатес, тренажер залымы, аэробикамы - анысы мөһим түгел, шөгыльлән генә. Мин үземнең соңгы тапкыр сырхауханәдә кайчан булуымны да оныттым инде, - дип елмая ул. - Спорт белән шөгыльләнергә яратмаучылар алар, дөресен генә әйткәндә, ялкаулар. Минем бу сүзләремә беркем дә үпкәләмәстер, киресенчә, аларга уйланырга бер этәргеч булыр.
- Спорт белән шөгыльләнергә сезне тагын нәрсә рухландыра?
- Оныкларым, алар янында гел авырудан зарланган, бетәшкән бер карчык кебек күренәсем килми. Кирәк икән тубын да тибәм, велосипедта да ярыша алам, походка да чыгабыз.
Спорт белән шөгыльләнү генә түгел, сәламәт туклану ягында да ул. Баллы, майлы, тозлы ризыкларны ашамаска тырыша, йоклар алдыннан ашауны бөтенләй өнәми. Төнлә соң ятса да, иртәнге сигездә торырга күнеккән. Торуга, бер стакан су эчә.
- Кәефем гел күтәренке булу, энергиям ташып торуның тагын бер сәбәбе, мөгаен, яшелчә һәм бигрәк тә сельдерей ашаудадыр. Диета тотканым юк, сәламәт туклануга күчкән кешегә аны кирәк дип тә уйламыйм, - ди ул.
Роза Захаровна - белгечлеге буенча укытучы, 2005 елда «Ел укытучысы» исеменә дә лаек булган.
- Картлык - шатлык түгел дип зарланып утырырга түгел, аны шатлыкка әйләндерергә кирәк. Һәр чорның үз матурлыгы, сөенече бар, - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар