16+

7 сентябрьдә туйга килегез

Астрологлар туй үткәрү өчен иң яхшы датаны атады. Күпләр язылышу көннәрен «08.08.08» ише матур датага туры китерергә тырыша хәзер. Имештер, ул көндә язылышучылар бәхетле булачак.

Шуның өстенә мондый тиз ятлана торган туй көне беркайчан да онытылмаячак.
Ә менә Дания астрологлары быел иң яхшы дата дип 7 сентябрен атый. Чөнки бу көнне Марс белән Венера үзенә бертөрле урын алып, яшь парлар өчен хәерхаһлы булачак икән. Шунысы да бар, ЗАГСка парлар 10.35 сәгатьтә, ягъни Мәскәү вакыты белән төп-төгәл 8.35тә килергә тиеш.
Әлеге хәбәрдән соң Копенгагенда 7 сентябрьдә йөзләп пар язылышырга ният кылган. Дания хөкүмәте аларга сюрприз әзерләгән: 7 сентябрь көнне мэриягә килүчеләр үзләренең мөнәсәбәтләрен алдан язылып куймыйча да терки ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading