Фарсель абый Зыятдиновны һәркем үзенчә белә. Бакчачы да ул, агроном, педагог, икътисадчы, галим, язучы, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, геодезист, топограф та. «Бу өлкәләр барысы да күңелемә бертигез якын», - ди үзе. Бүген - 1 июньдә, 80 яшьлек юбилеен каршылаганда да, Фарсель абыйның тик торганы юк. «ШК» журналистлары аны гомер бәйрәме белән...
Язмыштан узмыш юк
Фарсель абый көн саен очрашуларда: әле радиода, телевидениедә, әле шигырьләрен видеотасмага яздырта... Быел республиканың тугыз районында булып кайткан.
- Укытучылар, китапханәчеләр белән башта иҗатым турында сөйләшәбез, шигырьләремне укыйм, аннары бакчачылык буенча сораулар яудыра башлыйлар, - ди Фарсель абый.
Менә инде тугыз ел ул яшьлектәге дусты Венера апа белән гомер итә. Безне дә ул каршы алды. Фарсель абыйның кайтуын көткән арада, Венера апа белән яшьлек елларын искә алдык.
- Фарсельне 15 яшемнән беләм. Актанышта очрашканыбызны хәтерлим. Мин көянтә-чиләк белән су алып кайтып барганда, артымнан килде дә: «Апасы, кайчаннан бирле артыңнан кайтам, миңа су эчермисеңмени?» - диде. Ул чакта бер-беребезнең исемен дә сорамадык. Аннары 1963 елда Минзәләдән Казанга самолет белән очканда таныштык. Ул миңа гел ярдәм итә иде. Без аның белән чын дуслар булдык. Юлларыбыз гына аерылды. Тик, эш буенча, сирәк булса да күрешә идек, - дип сөйли Венера апа.
Фарсель абыйның тормыш иптәше - барыбызга да таныш шагыйрә Фирая апа Зыятдинова вафатыннан соң бер ел узгач, алар кабат очрашалар. Бер ел телефоннан сөйләшеп торалар. Венера апа да ялгызы гына калган, кызы үз гаиләсе белән яши. Фарсель абый Венера апаны үзенә күченеп килергә үгетли. «Язмыштан узмыш юк, күрәсең. Безгә олыгайган көндә бергә яшәргә язган булгандыр», - ди Венера апа.
Ул да түгел, юбилярыбыз үзе дә кайтып җитте.
- Венера инвалид улым Айвазны сигез ел карарга ярдәм итте. Былтыр 45 яшендә улым фаҗигале төстә вафат булды. Яшь чагында аны явыз ниятле егетләр каты гына кыйнаганнар иде. Хәрби хезмәттән бөтенләй имгәнеп кайтты. Татар булганы өчен кыйнаганнар. 1991 еллар, милли көрәш кызган чак бит. Кайткач, озак кына хастаханәдә дә дәваланды, тик башына зыян килгән булып чыкты. Кайвакыт безгә сиздерми генә өйдән чыгып китә торган гадәте бар иде. Былтыр 18 апрельдә чыгып киткән җиреннән кайтмады. 4 майда гына үле гәүдәсен Каменка тукталышы тирәсендәге агачлыктан таптылар. Билеты булмагач, аны автобустан төшереп калдырганнар, күрәсең. Ул җиргә ятып йоклаган да башка уянмаган. Бу вакыйганы Венера да, мин дә бик авыр кичердек. Ярый киңәшләшергә, терәк булырга янымда кеше бар, - ди Фарсель абый.
«Елагач, җиңелрәк булып китә»
- Фарсель абый, бала югалту ачысын беренче генә кичермисез. Кызыгыз Алсу да вакытсыз бакыйлыкка күчкән иде дип беләм.
- Әйе шул. 1964 елда Фирая белән өйләнешеп яши башлагач, кызыбыз туды. Аңа ике яшь булгач, сырхауханәгә прививка ясатырга бардык. Шприцларны кайната торганнар иде ул чакта, шәфкать туташы укол ясаганда балага инфекция керткән. Кызыбызның хәле яхшырсын дип, яшәргә авылга да кайтардык. Тик рәтләнә генә алмады. Курчак кебек Алсуыбызны югалтуны бик авыр кичердек. Зиратка баргач, Фирая: «Әйдә, каберен казып карыйк әле, исәндер ул», - дип, туфракны тырный-тырный елаганы истә.
- Фирая апа үзе дә арабыздан кинәт китеп барды...
- Фирая үзен сакламады. Аңарда диабет иде. Дөрес, табиблар да вакытында дәваламадылар. Каты авырый башлагач, яман шеш дип уйладылар.
Тикшеренүләр үтәргә онкология диспансерына юлладылар. Ә Фираяның ашказаны җәрәхәте ачылып, кан киткән булып чыкты. Шул рәвешле көтмәгәндә гүр иясе булды. Аның белән 42 ел яшәдек. Ул минем зур ярдәмчем иде. Шигырьләремне, проза әсәрләремне кәгазьгә басучы, укып, фикерләрен әйтүче дә ул булды. Айваз өчен гел борчылды. Үләсен сизгәндәй: «Мин булмасам, бу баланы кем карар?» - дия иде. Шөкер, ике улыбыз исән-сау. Айдар белән Айнур, оныклар - юанычыбыз. Ике яшьлек оныкчыгымның биегәнен күрсәм дә, кәеф күтәрелә.
Хәтер йомгагын сүткәндә, әңгәмәдәшем яшьләрен тыя алмый.
- Елагач, җиңелрәк булып китә. Тешеңне кысып булса да түзәсең. Үзеңдә көч табарга тырышасың. Элек язган шигырьләремне укыгач, барысы да искә төшеп, шундый авыр булып китә. 1964 елдан бирле көн саен көндәлек алып барам, - ди Фарсель абый.
Хис-кичерешләр, уйлануларны сыйдырган бу куен дәфтәрләре белән китап киштәсе тулган. Көндәлек һава торышын да ул шунда язып бара.
- Күзәтүләрдән чыгып әйтә алам: май аенда быелгы кебек озакка сузылган салкынның 50 ел булганы юк иде. Дөрес, өченче ел 23 майда кар яуды. Июнь аен да эссе булыр дип әйтеп булмый. Яңгырлар көтелә. Ә менә июль гадәттәгедән дә җылырак булыр дип фаразлыйм. Сентябрь бик матур килер, мөгаен. Шуңа да кыяр белән помидорны ачык грунтка 15 июньдә утыртсагыз да өлгерә әле, - дип киңәшләрен бирергә дә онытмады Фарсель абый.
Әңгәмәбез үзеннән-үзе бакчачылык темасына күчте.
«Фарсель» дигән алмагач
- Бакчачылык белән кызыксынуыгыз ничек башланды?
- Әти сугыштан 1947 елда гына кайтты. Миңа ул чакта ун яшь иде. Әти кайткан төшкә кыяр үстергәнемне хәтерлим. Авылда беренче кыяр үстерүче мин булдым. Пучы авылыннан орлыгын алып кайткан идем. Зур булып үссен дип, сулар сиптем. Әтине иң зурысы белән сыйладым. Кыярның зурайгач саргайганын, ә кечерәкләре тәмлерәк икәнен уйламаганмындыр инде. Әтинең рәхмәт әйткәне истә. Әле күрше малайлар ул кыярны урлап чыгалар иде. Аптырагач, берничә кыярга эчне йомшарта торган дару салдым, дип ялганларга туры килде. Аның каравы бакчага керми башладылар.
- 1964 елда телевидениедә бакчачылык турында тапшырулар эфирга чыга башлаган.
- Элек бит бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләр бик сирәк иде. Минзәлә районындагы бер урыс авылыннан килеп, әчи башлаган тозлаган кыяр, помидор саталар, шуны авыл халкы чират торып ала. Шуны үзебез үстерә алмыйбызмы инде, дип ачу килә башлады. Журналист Кыям Янгуловка, бакчачылыкка багышланган тапшыру ачыйк, дип тәкъдим иттем. Халыкны котыртыйк, янәсе. Шуннан бирле тынгылык биргәннәре юк. Трамвайда, автобуста барганда да киңәш сораучылар табыла.
- Үз бакчагызда әллә нинди сирәк очрый торган үсемлекләр бардыр, Фарсель абый?
- Минем бакчам алты сотый. Элек бит дүрт сотыйдан артык бирмиләр иде. Әмма, гаиләсен туендырырлык дәрәҗәдә яшелчә, җиләк-җимеш утыртыр өчен, кешегә ун сотый җир кирәк, дип саныйм. Без Голландиядән кайткан тюльпаннар, Төркия чәчәкләре үстерәбез. Моның белән Венера шөгыльләнә. Яман шештән файдалы зелпе агачы да үстергәнем булды. Хәзер алтын тамыр дигән үсемлекне яратып кулланабыз. Гомумән, күп кенә дару үләннәрен бакчамда үстереп, үзем сынап карыйм. Тугызлап алмагач бар. Гадәттә, алманы, капчыклап, кешеләргә өләшәбез. Кура җиләген бик яратам. Аны кышка да катырып куябыз.
- Үзегезнең берәр төр үсемлек уйлап чыгарганыгыз булмадымы соң?
- Бар. «Фарсель» алмагачы уйлап чыгарган идем. Тик ул корыды. Фәннәр академиясе хезмәткәрләре, ялгау өчен, берничә ботагын кисеп тә киткәннәр иде. Бәлки бу төр тагын барлыкка килер әле.
Фарсель абый: «80 яшьлек юбилеемны эшләп каршылыйм, тын алырга да вакыт юк», - ди. Көне иртәнге зарядкадан башлана икән. Элегрәк кышын дусты, курсташы шагыйрь Равил Фәйзуллин белән чаңгыда йөри, җәен бакчасында өчәр сәгать мунча керә, рәхәтләнеп чабына, Иделдә коена. Бергә җыелышканда, туган-тумачалар 70ләп була ди. Күңеле тулганда, иҗатка бирелә. Әле менә «Ата күңеле - балада» дигән хикәяләр, повестьлар җыентыгы табадан төшәргә тора. Якташы, классташы, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә котлавыннан калдырмый. Бу юлы, ураза вакытына туры килгәнгә, туган көн кичәсен кичектерергә туры килгән. Хәер, туган ягы Актанышта бәйрәмне узган атнада ук гөрләткәннәр инде. Без дә газетабыз белән даими элемтәдә торган Фарсель абый Зыятдиновка иң изге теләкләребезне җиткерәбез.
Фарсель Зыятдинов 1937 елның 1 июнендә Актаныш районы Качкын авылында туа. Өч уку йортын тәмамлый, икътисад фәннәре докторы, академик. «Татар энциклопедиясе»н әзерләүдә актив катнаша. Өч дистәгә якын шигырь, проза һәм фәнни китаплар авторы. Әдәбият, мәдәният, фән өлкәләрендәге хезмәтләре өчен, 1992 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Комментарийлар