16+

Агачка шакып куй...

Кайбер кешеләрдә, ниндидер яхшы әйбер турында сөйләгәннән соң, берәр агач өслекле әйбергә шакып кую гадәте бар. Имеш, шулай итмәсәң, уңыш куркып кача. Бу гадәтнең тамырлары тирәндә икән. Стефан Бечтель һәм Дебора Ааронсон атлы тикшерүчеләр бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән әлеге гадәтне мәҗүсилек ышанулары белән бәйлиләр. Беренче фараз буенча, кешеләр, сүзләрен...

Кайбер кешеләрдә, ниндидер яхшы әйбер турында сөйләгәннән соң, берәр агач өслекле әйбергә шакып кую гадәте бар. Имеш, шулай итмәсәң, уңыш куркып кача. Бу гадәтнең тамырлары тирәндә икән. Стефан Бечтель һәм Дебора Ааронсон атлы тикшерүчеләр бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән әлеге гадәтне мәҗүсилек ышанулары белән бәйлиләр. Беренче фараз буенча, кешеләр, сүзләрен тыңлап тормасыннар һәм эшләренә аяк чалмасыннар өчен, агачка шакып явыз көчләрне куып җибәрә торган булганнар. Икенче фараз исә агачка табынучыларга барып тоташа. Имеш, алар агачка шакып, аның эчендә яшәүче изге көчтән эшләренең уңышлы булуын сораганнар. Агачка шаку шулай ук изге көчкә рәхмәт әйтүне дә аңлаткан. Гасырлар узу белән асылы онытылса да, агачка шаку һәм уңыш арасындагы ассоциация барыбер яшәп калган. Үзенең «Уңыш китабы»нда Бечтель: «Ничек кенә булмасын, бу гадәттә кешенең шундый гади чара белән булса да үзен кешеләрнең көнчелегеннән һәм ачуыннан сакларга тырышканлыгы күренә», - дип яза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading