Шулай итеп, Альбина акчасызлыктан гөл үрчетеп сата башлый. Мамадышлылар арасында үзе кебек гөл җанлы кешеләр күп булып чыга, якын-тирә авыллардан да гөл сорап киләләр. Саткан бер гөлдән кергән акчасын махсус бер дәфтәргә дә язып бара ул. Беренче ике елда шул рәвешле 200 мең акча эшли алдым, дип сөйләде Альбина. Гөлләр аның тормышын шактый җиңеләйтә. Матди җиңеллек кенә биреп калмыйча, бу шөгыле аның өчен җан рәхәтенә, авырлыкларны онытып тору ысулына әверелә.
– Тормышта миңа шактый гына авырлыклар күрергә туры килде. Гөлләр белән сөйләшеп, аларга эчемдәгесен сөйләп җиңеләеп китә идем. Башта күңелемдәгесен шигырьләр, бәетләр язып бушаттым. Хәзер менә гөлләрем бар, - ди Альбина.
Авырлыкларга килгәндә, Альбина башыннан кичкәннәрне берәүгә дә күрергә язмасын. Унтугыз яшендә яраткан кешесенә кияүгә чыга ул. Озак та үтми беренче сабыен таба. Сөекле хатын, бәхетле әни булып яшисе дә бит, әмма без теләгәнчә генә булса иде ул. “Мин күргәннәрне дошманыма да теләмәс идем”, - ди ул.
Беренче вакытта ипле-тәртипле генә булган ире кинәт кенә үзгәрә дә куя. Эшләми, эчеп-тузынып өйдәгеләргә көн күрсәтми. Альбина кара янган тәннәрен кеше күзеннән ничек яшерергә белми. Артыннан пычак-балта күтәреп тә куа ире, төннәрен балаларын кочаклап, урамда кунган чаклары да була. Үткәннәрне искә ала да, йөрәге елый. “Гаеп анда гына түгел, миндә дә булгандыр инде. Үзем дә усал”, - дип, үзенчә беренче ирен акларга да тырыша.
Альбина унбер ел шундый тормышка түзеп яши. Әллә ничә тапкыр аерылышырга да тайпылып карый. Ире ялынып, гафулар үтенгәннән соң тагын татулашалар. Дуслашкан араларда Альбина икенче балага уза, аннары өченчесен алып кайта.
– Ирең шундый була торып, нигә өч бала алып кайттың соң дип сораучылар күп. Мин бит сабыйларымны кемгәдер түгел, үзем өчен таптым. Башта инде балалар хакына, алар әтисез үсмәсен дип, яше барган саен ирем әйбәтләнер, тормышыбыз җайланыр дип түздем. Үз-үземә кул салырга җыенган вакытлар да булды, шул чакта “Минем балалар кемгә кирәк” дидем дә, аларны аякка бастырырга үз-үземә сүз бирдем. Мондый авырлыклардан соң начар юлга кереп китүем дә бик ихтимал иде, әмма мин сабыйларым хакына ак юлны сайладым, - ди Альбина.
Унбер ел шулай тилмереп яшәгәннән соң, ул башка болай булмый дип, үз-үзендә аерылырга көч таба. Кулында өч бала, йөз мең сумнан артык бурычлар белән берүзе кала. Каткан ипи кимергән чакларыбыз да булды, дип искә ала Альбина. Моңа да карамастан ул сынмый-сыгылмый. Көн-төн эшләп әҗәтләрен түләп бетерә, “права”га укып чыга, машина ала. Озак та үтми янында алга барырга теләк уяткан, терәк булырдай ир-ат та барлыкка килә. Ел ярымнан икенче ире Рүзәл белән гаилә корып җибәрәләр.
Комментарийлар