16+

Алма дисәләр дә алам

21 октябрь - Алма көне. Интернетны ачып, октябрь аендагы истәлекле көннәргә күз салгач, шуны ачыкладым.

Алма дисәләр дә алам

21 октябрь - Алма көне. Интернетны ачып, октябрь аендагы истәлекле көннәргә күз салгач, шуны ачыкладым.

Алма, дигәннән, Мәскәү базарын алма белән тутырдылар бу көннәрдә. Тартма-тартма алсу-кызыл, сап-сары сусыл алмалар узган-барганның муеннарын ихтыярсыз үз якларына карата. Эшкә барышлый ул тирәдән тиз генә узып китәргә тырышсаң да, кайтышлый туктамый кала алмыйсың инде, билгеле.
Алма көне турында аны сатып торучы мөлаем йөзле татар апасына да әйттем. Сатучы да төшеп калганнардан түгел икән. «И-и, рәхмәт яугыры, кайдан әйттең. Зур итеп язып куям әле мин моны, сатып алучыларны җәлеп итәргә әмма шәп булды», - диюеннән генә дә үз эшенең остасы икәне күренеп тора. Әйдә, сатсын рәхәтләнеп.
Алма көнен Бөекбританиядә әллә кайчаннан бирле билгеләп үтәләр икән инде. Эш инглизләрнең алманы иң кыйммәтле һәм файдалы җиләк-җимеш дип санауларында. Алманы көн саен куллану күп кенә авыруларга профилактика булып тора. Инглизләр өчен алма, сортларының гаять күп төрле булуы сәбәпле, мәдәни, генетик һәм физиологик төрлелек символы булып тора. Алма көнендә базарларда һәм махсус фестивальләрдә алманың төрле сортларын татып карау чаралары да оештырыла икән.
Алманың үзенә караганда да файдалырак җире - эчендәге төшләре икәнен дә белеп торыгыз. Аларда организм өчен бик кирәкле һәм башка җиләк-җимешләрдә очрамый торган микроэлементлар бар. Ә кыш дәвамында алма кагы белән чәй эчкән, алма ашаган кешегә бернинди салкын да тиячәк түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading