– Физалис кайнатмасы бик үзенчәлекле. Аның матур, сары гәрәбә төсендә булуы, хәтта балалар күңеленә дә хуш килә, – дип сөйләде Ришат Юнысов. – Ә физалистан кайнатма ясау авыр түгел, шулай да бераз сабырлык кирәк. Чөнки бу җимешнең кайнатмасы бер түгел, ә өч этапта пешерелә.
Җыеп алганнан соң әлеге җимеш озак саклана, үзенең файдалы үзлеген югалтмый, ә киресенчә җитешә генә тора икән.
– Бер килограмм физалиска якынча 1 килограмм 200 грамм шикәр комы алырга кирәк, – дип сөйләде безгә хуҗабикә Алсу Юнысова. – Тик башта җимешләрне саклау тышчаларыннан чистартасы була. Физалисның ничек итеп үсүен күргән кешеләргә моны аңлатырга кирәкмидер. Ул үзенең саклаучы кабыгында фонарьне хәтерләткән формада үсә. Аннары физалис җимешләрендә кулга ябыша торган матдә була, аны яхшылап берничә тапкыр юабыз. Юкса, шул матдә кайнатмага бераз ачырак тәм бирергә мөмкин. Әгәр дә җимешләр артык зур булса, яхшырак һәм тигез пешерер өчен эреләрен берничә кисәккә бүләргә киңәш итәр идем.
Кайнатма әзерлисе савытка физалисны салганнан соң, өстенә кайнар сироп салалар. Сироп ясау өчен башта 0,5 килограмм шикәр комы һәм 0,25 литр су алына.
– Кайнатма әзерләүнең беренче этабы шулай. Физалисларны, кайнар сироп белән койганнан соң, 5-6 сәгатькә читкә алып куябыз, – дип аңлатты безгә Алсу Юнысова. – Аннары тагын ярты килограмм шикәр комын өстибез. Яхшылап болгатып, кайнатабыз. Биш минут чамасы кайнаткач, сүндереп тагын берничә сәгатькә калдырабыз. Өченче этап – соңгы этап, калган 200 грамм шикәр комын өстибез һәм әзер булганчы әкрен утта болгата-болгата кайнатабыз. Кайнатманың әзерлеген белү өчен, аның сиробын калак очы белән генә алып, тәлинкәгә салып карыйбыз. Әгәр дә сироп тамчысы агып таралып китми икән, кайнатма әзер дигән сүз.
Алсу Юнысова аңлатканча, физалистан кайнатманы төрләндереп тә ясарга була. Моның өчен кайнатма әзер булуга ун минут кала, аңа ванилин яки тартылган дарчин (корица) да өстәргә мөмкин. Шулай ук физалиска бераз әфлисун да кушарга була.
Индира Сәйфуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар