16+

Автобусны аяк белән дә йөртеп була

Әмма бу гамәл, пассажирлар фикеренчә, юл һәлакәтенә китерергә бик мөмкин.

Автобусны аяк белән дә йөртеп була

Әмма бу гамәл, пассажирлар фикеренчә, юл һәлакәтенә китерергә бик мөмкин.

Казанда яшәүче Дмитрий атлы егет шушы көннәрдә бер гаҗәп күренешнең шаһиты булган. Шәһәр үзәгеннән йөрүче 54 нче маршрут автобусы шоферы автобус белән аягы ярдәмендә идарә иткән. Барлык юл дәвамында, шул исәптән Миллениум күпереннән дә җиһазлар панеленә аягын куйган килеш үткән ул. Болай да юл кагыйдәләрен бозып баруы өстенә шофер үзе өчен генә исәпләнгән бер кешелек кабинага сыйган икенче берәү белән сөйләшеп тә барган әле.
Казанга күптән түгел автоматлаштырылган тапшыргыч тартма белән җиһазландырылган автобуслар кайтартылган иде. Шоферның кабинада үзен бик иркен һәм ышанычлы тотуында бәлки шул да гаепледер.
Сүз уңаеннан: Казанда, Россиянең башка шәһәрләрендәге кебек үк, автомобильләрен агрессив төстә йөртүчеләрне штрафка тарта башларга мөмкиннәр. Әлегә бу эш депутатлар каравында. Әгәр бу уңай якка хәл ителә калса, ЮХИДИ хезмәткәрләренә эш артачак...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading