16+

Авыруның шифасы кайда?

Бисмилләәһи-рахманиир-­рахиим! Дөньяга афәт килде, ­авыру килде, кайдан килде, ни сә­бәп­ле, шифасын кайдан табарга? Бөтен кешелек ­дөньясы шул хакта уйлый, баш вата.

Авыруның шифасы кайда?

Бисмилләәһи-рахманиир-­рахиим! Дөньяга афәт килде, ­авыру килде, кайдан килде, ни сә­бәп­ле, шифасын кайдан табарга? Бөтен кешелек ­дөньясы шул хакта уйлый, баш вата.

 

 

Галимнәр вакцинасын ­эзләгән вакытта, берәүләр – сарымсак, икен­челәр имбир ашарга тәкъдим итә, өченчеләр, икесен бергә кушсаң, бал да өстәсәң, дәва була, ди. Инде бу зәхмәт бөтен кешеләрне өйләренә куып кертте, шунда да ниш­ләргә белми аптырыйбыз. Ә бәлки ни эшләргә түгел, утырып уйларга вакыттыр кешелек дөньясына?!

Өйдә утырабыз икән, әйдәгез, ашау-эчү турында гына түгел, кысыр мәшәкатьләрне читкә куеп, рухи азык хакында фикерләп карыйк.

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сез сизмисез, белмисез», – ди. Кемнәр сизми, белми торган халәттә?! Әлбәттә, үлеләр. Без кешелек дөньясы ­исәнме соң? Әйе, ашыйбыз, эчәбез, үрчибез. Ләкин моны хайваннар да башкара. Ләкин хайваннар, кешеләрдән аермалы буларак, суыткычларга – ризык, ­базларына алтын-көмеш, акча тутырмый, ә Аллаһы Тәгалә ризыксыз калдырмасына инана, бәлки шуңа да эпидемия аларга кагылмый.

Без исәнме бүген? Исән, сәламәт акыллы кешеләр Җир шары буйлап җир бүлешәме?! Һәм дә моңа риза булып, кәеф-сафа корып, кәмит уйнап, футбол карап, читлектә адәм белән адәм сугышканына хозурланып утырамы? Җир җитмиме кешегә? Менә хәзер җитә: үзеңнең фатирың, үзеңнең дөньяңны башта рәткә китер. Җир шарын тәртипкә салырга кирәк түгел, кояш та вакытында чыгып, ай да вакытында калка.

Безнең ни хакыбыз бар үзеңнеке булмаганны бүлгәләп йөрергә?! Җир шарын без яраттыкмы, урман-кырларны, таулар-диңгезләрне без бар иттекме? Юк! Аны Аллаһы Тәгалә бар итте. Ул яратты, кешелек ­дөньясына яшәү өчен дә, ризык­ланыр өчен дә җитәрлек, бөтен итеп, әманәт итеп тапшырды. Җир ул – Аллаһныкы! Шул җирдә төзегән йортларың, гыйбадәтханәләрең, утырт­кан бакчаларың, иген кырларың... – синеке, ризыклан, хозурлан, сакла, дәвам ит, шатлан, уртаклаш!

Без исәнме бүген? Исән кеше үлем коралы ясау турында уйлап баш ватамы? Хәләл акчасын балалары киләчәгенә сарыф итмичә, коралга исраф итәме? Исегезгә төшерегез: малаегыз тәпи йөри башлагач, нәрсә алып бирдегез улыгызга?! Әлбәттә, пистолет, мылтык, кылыч. Инде улыгыз шул мылтыктан бабасына аткач, бабай үлгән булып ятты һәм сез шатланып көлештегез түгелме?! Әкиятләр укымыйбыз балаларыбызга, тамырлары ныгымый. Татар әкиятендә кеше үтерү юк. Максат һәм максатка ирешү юллары бар. Кыюлык, итагатьлек, зирәклек белән.

...Бу авыруны да Аллаһы Тәга­ләдән дип әйтүчеләр ялган сөйли. Бөтен явызлык – шайтаннан һәм аның иярченнәре – әхлаксыз бәндәләрдән. Бу вирусларны да шул бәндәләр булдырып, кулларыннан ычкындырган афәт бу. Һәм беренчесе түгел, соңгысы да түгелдер.

Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: «Явыз кеше – әшәке галимдер», – ди. Ә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Яхшылыгыгыз да үзегез өчен, явызлыгыгыз да үзегезгә», – ди. Аллаһы Тәгаләдән шифалар сорап, догалар кылабыз – бик күркәм гамәл. Вә ләкин дога тәүбәсез кабул буламы?!

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Җир йөзенә авыру төшергәнче, Мин аның шифасын иңдердем», – ди. Ә шифасы кайда? Шифасы – Коръәндә. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мин Коръәндә мөэминнәр өчен шифа вә рәхмәт иңдердем», – ди. Әгәр дә без шифасы белән яшәсәк, авыру килмәячәк бит. Гади генә. Шифа белән яшәргә кирәк. Әхлак белән, гыйлем белән, аң-фикер белән гыйбадәттә, татулыкта. Дога кылабыз, Аллаһы Тәгаләдән бәхет-шатлык сорыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа бер капчык бәхет иңдерәмени? Юк! Ул сиңа бәхетле булып яшәргә бөтен мөмкинлекләрне биргән. Кыюлык сорасаң, сиңа бер капчык кыюлык иңдерәмени? Юк! Ул синең табигатеңдә булган кыюлыкны иман юлында күрсәтергә мөмкинлек биргән – тәвәккәллә! Аллаһы Тәгаләдән мәхәббәт сорыйбыз. Аллаһы Тәгалә күңелеңдәге мәхәббәт чишмәсен ачу мөмкинлеге биргән – сафлан!

... Кайсыбызның төнге йолдызлар белән хозурланганыбыз бар?! Юк, безгә салют кирәк, сандугач – кош­лар сайравын Киркоров, Тямаевлар тавышына алыштырдык, чишмә чылтыравын – краннан аккан суга. Ризык күп – ашарга яраксыз, су күп – эчәргә ярамый. Игеннәребез мул, ә кырларыбызда тургайларыбыз шул игенне кабып үлеп беттеләр. Бу безнең йөзебез, коронавирусыбыз түгелмени?

Әлбәттә, бу авырудан шифасы – аспирин, вакцина, имбир, сарымсак кына түгел. Анысын табарлар, вә ләкин югала барган әхлагыбыз, итагатебез, бер-беребезгә булган хөрмәтебез, тәкъвалыгыбыз, иманыбыз­ны терелтеп тынычлык, татулык, туганлык белән исән-иминлектә яши алырбызмы. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мин сезне халыклар итеп яраттым, бер-берегезне аңлар өчен», – ди. Бер-берегезне аулар өчен, дими.

Утырып уйлар уйларга вакыт.

Зөфәр хәзрәт Галиуллин.

Язмага реакция белдерегез

17

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК дорес сузлэр !

    • аватар Без имени

      0

      0

      ОЛЛОХ. ЯРДАМЕН. ТАШЛАМЕСЫН

      Мөһим

      loading