16+

Айгөл Хәйруллина Наполеоннан калышмый

«Ни хәлләрегез бар?" сәхифәсе кысаларында, без "Болгар" радиосы алып баручысы Айгөл Хәйруллинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Айгөл Хәйруллина Наполеоннан калышмый

«Ни хәлләрегез бар?" сәхифәсе кысаларында, без "Болгар" радиосы алып баручысы Айгөл Хәйруллинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Айгөл, нинди яңалыкларыгыз бар, ниләр белән янып яшисез?
- Әле менә "Болгар" радиосында ,"Чәк-чәк шоу"га, Рөстәм белән үзебезгә өченче алып баручыга кастинг үткәрдек бит.Шуннан арынып бетеп булмый.

- Кастингта катнашучылар күп булдымы?
- 400 ләп кеше резюмеларын җибәрде. Араларында руслар да бар иде. Икенче турга 20 кеше үтте. Шунысы кызыклы: радиога эшләргә килергә теләүчеләр арасында тамадалар күп булды. Аларның күбесенең әзер программасы бар. Ләкин радио алып баручысы, дөрес һәм матур сөйләүдән тыш, һәрнәрсәдән хәбәрдар, күп нәрсә турында фикер йөртә ала торган кеше булырга тиеш. Өченче турга 3 кешене сайлап алдык. Алар белән туры эфирда эшләп карадык. Үзебезнең дә, күпсанлы тыңлаучыларның да фикерен искә алып, "Чәк-чәк"кә өченче алып баручы итеп Ильяс Шаһиев исемле егет сайланды. Ул Балтач егете, үзе әйтмешли, "Яңа гасыр" радиосы белән туып, "Болгар радиосы" белән үскән.

- Син эфирга көн саен диярлек иртә чыгасың, ничәдә йокыдан торасың?
- Иртәнге биш тулганчы ук торам. Ял көннәрендә эшләмәсәм дә, гадәт буенча барыбер иртә уяныла. Төнге берләрдә генә йокларга ятам.

- Йокың туямы соң?
- Диһилар әз йоклаган диләр бит, Наполеон да дүрт кенә сәгать йоклаган.

- Син радиода ничә ел инде?
- Уналты ел. Улым Булатка 8 ай чагында килгән идем, шуннан туктаган юк.

- Булатны без "Күчтәнәч" тапшыруы, аннан "Яшь ТНВ» проекты аша телевизордан күреп беләбез. Бүген "Дәү әнинең оныгы"на ничә яшь булды инде?
- Унҗиде тула. Быел унберенче сыйныфны тәмамлый. Өч яше тулганчы, "Су анасы" әкиятен сөйләп, "Күчтәнәч" тапшыруына чыкты.

- Артист, алып баручы булырга исәбе юкмы?
- Юк. Соңгы тапкыр "Татар моңы"нда алып баручы булды да, шуннан төгәл фәннәр белән кызыксына башлады. Физика, география, экология - бүген ул шул өлкәләрдә йөзә. Булат белән горурланам мин. Әлбәттә, проблемаларсыз да булмый, тик менә үземнең әти-әни биргән тәрбия аның өчен бик мөһим булды дип уйлыйм. Мин эштә чакта ул гел аларда булды. Балага дәү әнисе, дәү әтисе тәрбиясе бик мөһим.

- Син бүгенге тормышыңнан канәгатьме?
- Әлбәттә. Үземне бәхетле дип саныйм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading