16+

Бар бәладән коткарачак Катеринага һәйкәл

Катеринага һәйкәл Илдә кризис, дисең син... Һич икеләнми әйтәм: Бар бәладән коткарачак Катеринага һәйкәл. Шул һәйкәлне кую белән, Бар кризис бетәчәк. Татар да күтәреләчәк, Ил дә алга китәчәк. Акча юклыктан ябылган Мәктәпләр ачылачак. Мәктәп өчен дәреслекләр Татарча басылачак. Бу һәйкәл бөтен дөньяга Якты нур өләшәчәк. Бөтен татар шушы һәйкәл Янында...

Катеринага һәйкәл

Илдә кризис, дисең син...
Һич икеләнми әйтәм:
Бар бәладән коткарачак
Катеринага һәйкәл.

Шул һәйкәлне кую белән,
Бар кризис бетәчәк.
Татар да күтәреләчәк,
Ил дә алга китәчәк.

Акча юклыктан ябылган
Мәктәпләр ачылачак.
Мәктәп өчен дәреслекләр
Татарча басылачак.

Бу һәйкәл бөтен дөньяга
Якты нур өләшәчәк.
Бөтен татар шушы һәйкәл
Янында берләшәчәк.
Монда хәтта урыслар да
Татарча сөйләшәчәк.

Безгә кадәрге буынның
Башы эшләп бетмәгән:
Бәхет өчен безгә шушы
Һәйкәл генә җитмәгән.

Әби патша бит ул! Аңа
Бурычлы һәрбер йөрәк.
Кеме бар тагын татарның
Шуннан да кадерлерәк?!.

Әби патшаның исемен
Җанга уярга кирәк.
Бер һәйкәл дә җитмәс әле,
Унны куярга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading