16+

«Бардым әле Янбулатка, алма җыярга...»

«Шәһри Казан» газетасында (10 сентябрь, №99) Татарстандагы бердәнбер алма бакчасы «Заря» хуҗалыгы турында язма басылып чыккан иде.

«Бардым әле Янбулатка, алма җыярга...»

«Шәһри Казан» газетасында (10 сентябрь, №99) Татарстандагы бердәнбер алма бакчасы «Заря» хуҗалыгы турында язма басылып чыккан иде.

Анда алма җыярга эшче куллар җитми дигән мәсьәлә дә күтәрелде. Даими укучыбыз Казанның Мирный бистәсендә яшәүче Илһам абый Миндубаев исә бу турыда укып, хуҗалыкка ярдәм итәргә булган, чиләкләрен асып, Югары Осландагы Янбулат авылына алма бакчасына киткән.

- Кызыл галстукларымны тактым, яңгыр ява калса дип, резин итекләремне алдым, искерәк кәчтүмнәремне кидем. Теге язмада әйтелгән көненә тоннага якын алма җыючы абзыйның рекордын уздыру исәбем. Тонна бер йөз кило алма җыям барыбер, дип юлга кузгалдым. Янбулатка тиз генә кереп җитеп булмый икән әле. 6 чакрым җәяү барасы бар. Барганда ике чакрым тәпиләгән идем, бер машина очрады. Нәкъ авылның уртасына кадәр китереп куйды.

«Заря» хуҗалыгының җитәкчелеге янына дип кергән идем, директорлары урында булмады, бухгалтер кыз исә җылы каршы алды. Ләкин алма җыярга җибәрмәде. Имеш, мин 83 яшемдә булгач, алма бакчасына җибәрергә куркыныч. Йә егылып калырмын, хәлем начарланыр. Шулай ди менә, ничек кенә җыям әле мин алма, ләкин коридорда күпме көтсәм дә, никадәр генә ярдәм итәргә теләсәм дә, җыйдыртмадылар миннән алма. Кире кайтып китәргә туры килде. Алты чакрым җәяү чыктым, аннары Буа автобусы белән Казанга кайтып җиттем. Бердәнбер алма бакчасына барып та, алмасыз кайттым әле шулай, үкенмим, Югары Осланның табигате белән хозурландым, искиткеч матур яклар икән анда, - ди Илһам абый.

Шулай да укучыбызның «заря»лыларга тоннадан артык алма җыя алганын дәлиллисе килә әле. Илһам абый кабат кунакка килеп төшсә, гаҗәпләнмәгез!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading