16+

Башмак киеп йөрсәң, авырмыйсың

Кытайда Чанг Фу Ксинг исемле бер эшче сәламәтлеген башмаклар ярдәмендә ныгыта. Әмма башмаклары гади генә түгел: аларның һәрберсе 200 кг авырлыкта. Хәтта күтәреп тә булмый торган авыр аяк киемендә ул көн саен 15 метр чамасы юл үтә. Урамнан узып баручылар да бу күренешкә шаккатып китә. Кайберләре, кызыксынып, бу аяк киемен...

Кытайда Чанг Фу Ксинг исемле бер эшче сәламәтлеген башмаклар ярдәмендә ныгыта. Әмма башмаклары гади генә түгел: аларның һәрберсе 200 кг авырлыкта. Хәтта күтәреп тә булмый торган авыр аяк киемендә ул көн саен 15 метр чамасы юл үтә. Урамнан узып баручылар да бу күренешкә шаккатып китә. Кайберләре, кызыксынып, бу аяк киемен күтәреп тә карамакчы була, әмма күтәрү түгел, аны урыныннан да кымшатып булмый икән. Аны Чанг Фу Ксинг үзе генә күтәрә ала. Үзеңне шулай азаплау нәрсәгә кирәк инде, дигәндә, Кытай эшчесе моның сәламәтлек өчен файдалы булуын әйтә. 400 килограммлы аяк киеме, мускул һәм скелетларны гына түгел, ә йөрәкне дә ныгыта икән. Авыр хезмәттә эшләвенә һәм бүгенге көндә инде 52 яшьтә булуына карамастан, Фу Ксинг арка авыртуның нәрсә икәнлеген дә белми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading