16+

Бәхет бит ул...

«Тормыштан ни алырга телисез?» дигән сорауга күпләр: «Минем бары тик бәхетле буласым килә», - дип җавап бирә. Алай булгач, нишләп соң җирдә бәхетле кешеләр бик аз? Бәлки без бәхетне эзли белмибездер? Кая эшләгәнебезгә, яшәгәнебезгә, күпме акча эшләвебезгә һәм тормышта нинди генә вакыйгалар булуына да карамастан, без бәхетле була һәм бәхетне...

Бәхет бит ул...

«Тормыштан ни алырга телисез?» дигән сорауга күпләр: «Минем бары тик бәхетле буласым килә», - дип җавап бирә. Алай булгач, нишләп соң җирдә бәхетле кешеләр бик аз? Бәлки без бәхетне эзли белмибездер? Кая эшләгәнебезгә, яшәгәнебезгә, күпме акча эшләвебезгә һәм тормышта нинди генә вакыйгалар булуына да карамастан, без бәхетле була һәм бәхетне...

«Тормыштан ни алырга телисез?» дигән сорауга күпләр: «Минем бары тик бәхетле буласым килә», - дип җавап бирә. Алай булгач, нишләп соң җирдә бәхетле кешеләр бик аз? Бәлки без бәхетне эзли белмибездер? Кая эшләгәнебезгә, яшәгәнебезгә, күпме акча эшләвебезгә һәм тормышта нинди генә вакыйгалар булуына да карамастан, без бәхетле була һәм бәхетне тулысынча тоя алабыз. Һәрбер кешенең дә тормышында аянычлы, кайгылы вакыйгалар була һәм кеше үзен, әлбәттә, бәхетсез хис итә башлый. Ләкин бу кайгы-борчулардан котылырга, барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм бәхетле булырга булышучы ун сер бар.
Бәхетнең сере - мөнәсәбәт көчендә. Безнең бәхет тормышка мөнәсәбәткә нигезләнгән. Әгәр дә без чыннан да бәхетле булачагыбызга ышансак, һәрвакытта да шул нәтиҗәгә омтылачакбыз.
Тән көче. Күп очракта хәрәкәт хисләргә тәэсир итә. Физик күнегүләр стресстан котылырга булыша, шул рәвешле, без үзебезне яхшы хис итәбез. Күнегүләрне еш кабатлап торырга кирәк (30 мин дәвамында). Шулай ук дөрес туклану да мөһим. Каһвә, чәй, алкоголь кебек эчемлекләрдән, шикәргә бай булган ризыклардан баш тартыгыз! Күбрәк җиләк-җимеш ашагыз.
Бер мизгелдәге тормыш. Бәхетне һәрбер мизгелдән эзләргә кирәк. Тормышыгызда булган матур мизгелләрне ешрак искә төшерегез. Шул рәвешле, сез стресстан арыначаксыз һәм кәефегез күтәрелеп китәчәк.
Үз-үзеңне күзаллый белү дәрәҗәсе. «Кеше үзе турында нинди фикердә булса, тормышта да ул үзен шулай тота», - дип юкка гына әйтмиләр бит. Әгәр дә үз-үзебездән канәгать булмасак, без тормышыбыздан да канәгать түгел дигән сүз. Шуңа күрә үзеңне бәхетле итәсең килсә, үзеңнән канәгать була белергә тиешсең!
Максат көче. Максатлар тормышыбызны мәгънә һәм эчтәлек белән баета. Әгәр дә максатыбыз булса, без һәрвакыт шуңа омтылып, кайгы-хәсрәтләребез турында онытачакбыз.
Көлә белү көче. Юмор хисе стресстан котылырга һәм бәхетне тоярга ярдәм итә. Көлү төрле мәсьәләләрне чишүгә сәләтне арттыра. Вак-төяк әйберләр өчен кайгырмагыз. Шуны истә тотыгыз: тормышның шактый зур өлеше вак-төяктән гыйбарәт!
Кичерә белү. Кичерә белү - бәхет ачкычы. Үпкәләү һәм нәфрәт хисе белән беркайчан да үзегезне бәхетле итә алмаячаксыз. Башкаларны һәм үзегезне кичерә белегез.
Ярдәмчел булу. Үзеңне генә кайгырту сине бәхетле итмәячәк. Бәхет ул - кешегә булышу да. Кешеләргә күпме бәхет-шатлык китерсәң, үзегезне дә шул дәрәҗәдә бәхетле итәчәксез.
Аралашу, кешеләр белән мөнәсәбәткә керә белү. Көн саен без кешеләр белән күрешәбез, аралашабыз. Тормышны мөнәсәбәтләрсез күз алдына да китереп булмас иде. Шатлыгыңны дустың белән уртаклашсаң, икеләтә шатлык була, проблемаңны уртаклашсаң, аның яртысы гына кала.
Ышана белү көче. Ышану бәхетнең нигезе булып тора. Ышанусыз бәхетнең дәвамы булмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading