16+

Читлек тоткыннары

Гонконгта якты утлары белән балкып утырган, күккә ашкан биналар арасында кешеләр чын мәгънәсендә берсе башына берсе басып яши торган йортлар да бар. Кысан, ике метрлы читлекләр алар...

Читлек тоткыннары

Гонконгта якты утлары белән балкып утырган, күккә ашкан биналар арасында кешеләр чын мәгънәсендә берсе башына берсе басып яши торган йортлар да бар. Кысан, ике метрлы читлекләр алар...

Берсе өстенә берсен урнаштырып, 3 яруслы итеп ясалган 20 металл читлек эчендә кешеләр яшәвен, беренче карашка, күз алдына да китереп булмый. Әмма бу чынбарлык. Ультразаманча технологияләр, байлыклары хәттин ашкан кешеләр башкаласы булган Гонконгта гадәттән тыш авыр шартларда яшиләр алар. Әмма хәерчеләр шуңа да шат. Ни дисәң дә, урамда ук түгел бит әле... Контрастлар шәһәрендә 350 мең кеше шулай көн күрә - читлекләрдә яши, балалар таба, үстерә... Бу 2008 елгы финанс кризисы нәтиҗәсе. Фатир өчен түләргә акчаң юкмы? Димәк, читлеккә керәсең. Әле шул «эт читлекләре» өчен дә аена 130-200 доллар түләргә туры килә. Душ һәм бәдрәф - бар кеше өчен берәү. Кухня урынына тәрәзә янына куелган гомуми озын өстәл. Шәхси тормышны чит күзләрдән чаршаулар саклый. 45 кв.млы бүлмәдә 20ләп кеше яши монда.
PS. Гонконгта торакның 1 кв. метры Лондонга караганда 55 процентка кыйммәтрәк тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading