16+

Чәй ясаучы Рамил Фәсхетдинов: «Бакчамда үскән чүп үләне дә файдалы»

Рамил Фәсхетдиновны Чаллыда оста чәй ясаучы һәм үләнче буларак беләләр. Болардан тыш төрле җиләк-җимешләрдән каклар, соклар да ясый ул.

Чәй ясаучы Рамил Фәсхетдинов: «Бакчамда үскән чүп үләне дә файдалы»

Рамил Фәсхетдиновны Чаллыда оста чәй ясаучы һәм үләнче буларак беләләр. Болардан тыш төрле җиләк-җимешләрдән каклар, соклар да ясый ул.

– Файдалы үләннәрне бала вакытта ук таный идем. Әни аларны гел җыеп, киптереп, кышка әзерләп куя иде. Өйдә шуларны гына кулландык һәм моны гадәти әйбер итеп кабул иттек, – ди ул.   

Чәй һәм соклар ясау идеясе аңа бакча участогын сатып алгач килә. Урман-кырлардан җыелган үләннәрдән тыш, бакчасында үскәннәрен дә чәйгә куша.
– Үзем өчен кызык та, файдалы да булган һәм керем дә китерә торган нәрсә уйлап табарга икән дидем дә, иң башта соклар эшли башладым. Алманыкын да, слива, грушаныкын да ясадым. Шунда ук кафеларга сатып та җибәрә идем. Әмма күпмедер вакыттан соң синең сокларны гына алалар дип миннән алмый башладылар.

– Күп сатылгач, нишләп сезнекеләрдән баш тарттылар?
– Кытай соклары килешү төзеп алынган. Килешү булгач, сату күләмен киметергә ярамый. Шуның белән аңлаттылар. 

Соктан кала, Рамил алма серкәсе дә эшли. Ә алма кагын ясауны шулай ук әнисеннән өйрәнеп калган булган. Әле тагын алмаларны юка итеп кисеп киптерә дә. Русчалап әйткәндә чипсы ясый. 
Соңрак иван-чәй әзерләргә керешә. Моның өчен махсус станок та кайтарта. 

Тора-бара, остарып китеп, гранулалы чәйләрне кычытканнан, алма, чия, груша, сырганак, чикләвек, өрәңге яфракларыннан да эшли башлый.

Ә сезонны ул апрельдән үк: каен һәм өрәңге согы җыюдан башлый. Майда бакчасына календула, кара җиләк утырта. Нарат бөреләрен җыя. Нарат күркәләреннән кайнатма эшли. Июнь һәм июль айларында файдалы үләннәр җыю белән мәшгуль. Августта инде алма өлгереп җитә. Сентябрьдә кара миләшкә, кабакка чират җитә. Соңгысыннан бик тәмле цукатылар ясый.

Әйтергә онытып торам. Рамилнең бакчасында 120 төп карлыган гына үсә. Аларның яфракларын җыеп киптереп, чәй кибетләренә тапшыра. Җиләк-җимеш куаклары һәм агачлардан кала тагын ике нарат та үсеп утыра. Файдалы үләннәрне дә шунда бакчасында гына үстерә. Барысы да файдалы, иренмәскә генә кирәк, җәй буе җыеп әзерләп калдырсаң, кыш буе тәмләп сәй эчәсең, ди ул. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading