Дөньяга туганда минем башыма жирафның ми күзәнәкләре эләккән ахрысы, җәмәгать. Чөнки, кешеләр уйлысын-уйлап, башкарасын-башкарып бетергән эшләр минем башыма 20 елдан соң гына барып җитә.
Яшьтәшләр әллә кайчан гаилә корды инде. Хәер, яшь чакта берничә кызның минем дә яныма килеп, мөлдерәп карап торганы булды. “Пес итәсе килә ахырысы боларның”, – дип уйлап, читкә юнәлә идем. Җанисәп үткәрелгәннән соң, татарларның ун елда 500 меңнән дә күбрәккә кимегәнлеген ишеткәч, кичекмәстән өйләнергә ниятләдем. Ялгыз ата каз кебек каңгырап һәм каңгылдап күп йөрдем, җитәр. “Демография” илкүләм проектына өлеш кертергә, татар кызына өйләнеп, милләт санын арттырырга кирәк.
Өйләнәм, дигәч тә, алдым да кайттым түгел бит әле ул. Авылда кызлар юк, мәктәптә укып чыккан берсе шәһәргә китеп бара. Казандагы туган апамның: “Энем, кил. Бер кыз белән таныштырам”, – дигән сүзләрен искә төшереп, башкалага килдем әле менә. Бу залда “кияүгә чыгар идем” дип, зар-интизар хәлдәге хатын-кызлар юкмы? Әһә, бар икән, ләбаса. Берәү, икәү... Соңыннан яныма килерсез, телефоннарны алышырбыз.
Телефон, дигәннән, гаҗәп хәлләр икән бу Казанда. Танышырга, сөйләшергә һич чама юк. Транспортта, урамда, паркта бөтен хатын-кыз кәрәзле телефонына кереп чумган. Тәмам теге дөнья әрвахларына әверелгәннәр, мин сиңа әйтим. Дәшсәң, күзләрен челт-мелт китереп, күтәрелеп яки борылып карыйлар. Икенче дәшкәндә, колакларындагы микрофоннарын салып, кабат соравыңны тыңлыйлар. Өченче дәшкәндә, “ә-ә”, дип нәрсәдер әйтмәк булалар. Ярар, мин инде акрынрак кеше, ә болар миннән дә миңгерәврәк. Гаиләдә икеңнең берең башлы булу кирәк бит инде. Ике юләр бергә яши алмыйдыр ул, җәмәгать.
Кайбер мөслимәләрнең урамда үзләренең сабыйлары белән русча гына сөйләшүләрен күреп, шаклар каттым, әй. Алар милләтебезнең киләчәк таянычы булырга тиеш бит инде, югыйсә.
Шулай карап-күзәтеп бара торгач, туган тиешле апаларның 9 катлы йортына җиттем. Подъездда бер кызның шулкадәрле дә матур, йомшак аваз белән: “Бишенче кат”, – дигән сүзләрен ишеттем. Авазыннан ук шушы кызга гашыйк булдым. Хисләргә бирелеп басып торганда теге кыз янә телгә килеп: “Беренче кат”, – диде.
Әһә, мин әйтәм, хәзер бу чок гүзәл кыз белән танышам. Ләкин, лифт ишекләре ачылгач, эчтән сумкалар күтәргән бер симез хатын каршыма атлады. Әлеге симез хатын бөтен лифтны каплап торганлыктан, гүзәл кызны күрмәдем дә. Мин теге хатынга сумкаларын баскычка чыгарышкан арада лифт ишеге ябылып, өске катка юнәлде. “Өченче кат”, – дигән йомшак аваз ишетелде. Теге гүзәл кызны фатирына кереп бикләнгәнче куып җитеп, танышырга теләп, җан-фәрман өченче катка йөгердем. Менеп кенә җиткән идем, аваз: “Җиденче кат”, – ди. Тугыз катлы йортның баскычлары буйлап өскә-аска йөгереп җаным чыга язды. Кичке якта туган тиешле апамнан: “Матур тавышлы кыз кайсы фатирда яши икән?” – дип сорадым. “И, туганым, лифтта йортның катларын аваз белән әйтә торган радио бит ул”, – дигән җавап ишеттем.
Чит илләрдә һәм бездә дә “ясалма акыл” булдырырга омтылыш турында укыганым бар, анысы. Әмма мин “цифрлаштыру” дигән әйберләрне аңламыйм. Әйтәм бит, баш эшләп бетерми минем. Татар тотып карамый ышанмый, дигән әйтемне беләсез инде. Борынгы бабаларыбыз безгә киләчәкне алдан күзаллагандай, “компьютердагы ясалма кызларга ымсынмагыз, рәхәтләнеп тоткалап сөя торганы булсын”, дип кисәтеп куйганнар, диярсең.
Мин танышырга тиешле кыз инде кияүгә чыгып өлгергән икән. Икенче көнне борынымны салындырып автовокзалга атладым. Билет алып, автобуска утыргач, күрәм бер кыз мөлдерәп-мөлдерәп миңа карап ала. “Бу кызның пес итәсе киләдер, ахырысы. Шоферга барып әйтергә кирәк, автобусны туктатсын”, – дип уйлыйм, һаман да үземнең беркатлылыгым аркасында. Шунда теге мөләем кыз: “Сумка-букчамны өске киштәгә куярга булышыгызчы”, – дип үзе мине чакырды. Әнә шулай таныштык та, кавыштык. Хәзер “Демография” илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнашабыз. Ике бәби алып кайттык инде, өченчесенә дә чүпрә салдык.
Егетләр һәм кызлар, утырмагыз кәрәзле телефоннарыгыздагы һәм компьютерларыгыздагы уйдырма-вертуаль дөньяга чумып. Чын тормыш һәм чын бәхет тирә-юнебездә ул.
Фото: https://www.freepik.com/
Комментарийлар