16+

Әдилә Нургалиева: «Мин чәчләрне түгел, алар мине үстерә»

Бөдрә чәчле кызлар чәчләренең - туры, ә туры чәчлеләре бөдрә булуын тели. Өстәвенә озын чәчлеләрнең аны кисәсе, ә кыска чәчле кызларның чәчләрен тизрәк озын иттереп үстерәсе килүе берәүгә дә сер түгел.

Әдилә Нургалиева: «Мин чәчләрне түгел, алар мине үстерә»

Бөдрә чәчле кызлар чәчләренең - туры, ә туры чәчлеләре бөдрә булуын тели. Өстәвенә озын чәчлеләрнең аны кисәсе, ә кыска чәчле кызларның чәчләрен тизрәк озын иттереп үстерәсе килүе берәүгә дә сер түгел.

Әлки районы кызы - 41нче училищеның икенче курсына күчкән Әдилә Нургалиеваның да бөтен булышканы чәч икән. Прическалар ясау белән 14 яшендә үк шөгыльләнә башлаган. Бу шөгыльнең үзенеке икәнен аңлагач, стилист-визажист белгечлеге буенча укыр­га кергән.

- Барысы да интернетта видеодәресләр караудан башланды. Башта чәч үрүнең җиңелрәк ысулларын өйрәндем. Аннан соң кулыма фен тоттым. Тигез бөдрә дулкыннар ясарга өйрәнгәч, чәч кыстыргычлары кертә башладым. Чәчне ясау аның структурасына да бәйле. Мәсәлән, калын, озын чәчләрне өеп куйганнан соң, алар асылынып төшәргә мөмкиннәр. Төшмәсен өчен кыстыргычларны дөрес куллана белергә кирәк. Ә менә нәзек, юка чәчләргә килгәндә, алар калын күренсеннәр өчен, бер тотам чәч алып, аны дөрес ягыннан киезләндерә белү бик мөһим, - ди Әдилә.

Әдиләне күбрәк туйларга, чыгарылыш кичәләренә чәч ясарга чакыралар икән. Хәтта, бер-бер артлы, чыгарылыш кичәсенә баручы алты кыз килгәне дә булган. Чәчне өс-башка килештереп ясавы бик мөһим. Иң күп дигәндә, бер сәгать тә унбиш минут ясый Әдилә чәчне. 17 яшьлек оялчан кызның планнары да зурдан, үзенең салонын булдырасы килә.

- Мин чәчләрне түгел, ә алар мине үстерә, - ди Әдилә. Чыннан да, әле шундый яшь кызның зәвыгы, тырышлыгы шаккатыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading