16+

Әдилә Сәфәрова бер аягы белән эшкә чыккан

"Яңа Гасыр" каналының тапшырулар алып баручысы Әдилә Сәфәрова декрет ялы булуга карамастан, тик кенә утыра белми.

Әдилә Сәфәрова бер аягы белән эшкә чыккан

"Яңа Гасыр" каналының тапшырулар алып баручысы Әдилә Сәфәрова декрет ялы булуга карамастан, тик кенә утыра белми.

- Эшкә тулысынча чыктым дип әйтеп булмый. Атнага бер генә сюжет әзерлим, бер рубрика гына алып барам. "Намаз уку дәресләре" дип атала ул, эфирга җомга көнне чыга. Мин ул сәхифәне 2008 елда Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров белән башлап җибәргән идем, 40лап сюжет төшердек. Аннан соң инде бик күп сулар акты. Ул сюжетлар телевидение фондында саклана, диск булып та чыкты. Беркөнне тәһарәт алып йөргәндә: "Кара, намаз уку дәресләре төшерергә кирәк", - дигән фикер туды. Редакторыбыз Миләүшә Сибгатуллина белән киңәшләштем. Ул бик теләп ризалык бирде. Шушы көннәрдә генә дини сәхифәне яктырта торган кыз декретка китте. Миләүшә апа шалтыратып: "Әдилә, әйдә, җомга саен бу сәхифәне син эшлә, теләгең дә бар иде", - диде. Өй янында гына "Ярдәм" мәчете бар. Шундагы Раил Әхмәтов исемле хәзрәт белән сөйләшеп, аңа шушы дәресләрне алып барырга тәкъдим иттем. Темаларны әйтеп, юл күрсәтеп кенә торам, ике кеше белән халыкның башын бутамас өчен үзем кадрга кермим. Атнага бер тапкыр 1-2 сәгать сюжетны төшерәбез. Кызыбыз янында йә Данил, йә әни, йә апа кала. Ә якшәмбе көнне эшкә барып, монтажлыйм. Данил балалар белән кала, миңа һәрьяклап ярдәм кулы суза, аңа бик зур рәхмәт!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading