Әстерхан өлкәсендә яшәүче 120 яшьлек Тәнзилә Бисәмбәева - дөньяның иң өлкән кешесе. Гомер озынлыгы буенча ул Россия Гиннесс рекордлар китабына кергән.
Интернет чыганаклары мәгълүматлары буенча, Тәнзилә әби татар. Аның өч улы, ун оныгы, 24 оныкчыгы, оныкчыкларының ике баласы бар. Әби Әстерханның Исламгазы бистәсендә яши.
Тәнзилә Бисәмбәева 14 март көнне сигез балалы ишле гаиләдә туа. Гомере буе колхозда тир түгә. Ире сугыштан кайтмый. Уртак уллары да озак яшәми, бакыйлыкка күчә. Бөтен илгә килгән афәт - Бөек Ватан сугышы вакытында Тәнзилә әби чордашлары кебек кышкы салкыннарда ялан кул окоп казый, дөягә салып, телеграф баганаларын да ташый.
Сугыш беткәндә, хатынга инде 49 яшь була. Пешкән алма кебек тупылдап торган япь-яшь кызларга да ир булмаган чорда, Тәнзилә гаилә, балалар турында хыялланмый да инде. Ә тормыш үзенекен итә: инде пенсия кенәгәсе ачар вакыт җиткәндә, 60 яшьлек бер казах кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Тәнзилә 53 яшендә беренче уртак балаларын таба, бер елдан - тагын берсен, 57 яшендә өченче тапкыр әни була. Уллары хәзер үзләре дә пенсиядә, йортлары әниләре өеннән ерак түгел генә урнашкан. Ә Тәнзилә әби, үзе татар һәм казах кануннары буенча, төпчек улында яши.
Әби өч улын да белемгә омтылучан, кызыксынучан булып үстерергә тырышкан. Үзе русча бер кәлимә сүз белмәсә дә, балаларын, ничек булса да, бу телне өйрәнегез, дип үгетләгән.
Шунысы кызык, әби йөз яшенә кадәр үз гомерендә бер тапкыр да табибка мөрәҗәгать итмәгән, балаларын да өйдә генә тапкан. Бары 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткәч кенә, начар күрә башладым дип, күзенә операция ясаткан.
Әби инде урамга чыкмаса да, өй тирәсендә иркенләп йөри, үзен үзе карый ала. Татар җырларын башкарырга да ярата икән. Оныклары аны тылсымчы дип уйлый, ә уллары һаман да әнисенең мәхәббәте, кочаклап сөюе теләсә нинди авырудан коткара икәненә ышана. Әниләренең озак яшәү серләрен уллары аның яхшы күңелле, тормышка позитив карашта булуында күрә.
Әби бары тик натураль продуктлар гына ашый икән.
Әстерхан өлкәсендә 71 кеше йөз яшь чигенә җитсә, Татарстанда андыйлар саны - 189.
Тәнзилә әби - дөньяда икенче иң озак яшәүче кеше. Аңа кадәр дөнья рекордын француз хатыны Жанна Луиза Кальман куйган. Ул 122 ел да 164 көн яшәгән. Бүгенге көндә иң озын гомерле ир-ат исә Израильдә яши. Аңа - 112 яшь.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар