Совет чорында халыкның иң яраткан продукты булып, аны хәзер дә сагынып искә алалар.
“Докторская” колбасасының исеме турында сөйләгәндә, күп кенә кешеләр, шаяртып: “Ни өчен ул шулай дип атала? Аны ашагач – табибка барасымы?” – дип сорый.
Әмма мондый шаяртуларны чын “Докторская” белән уртаклыгы аз булган заманча продуктларга карата гына кулланырга була. Бу колбасаны нәкъ менә шулай дип атауның сере дә бар, чөнки аның медицинага турыдан-туры мөнәсәбәте булган һәм СССР хакимиятенә совет гражданнарының сәламәтлеген сакларга ярдәм иткән.
Билгеле булганча, 1936 елның 29 апрелендә азык-төлек сәнәгате наркомы Анастас Микоян күрсәтмәсе белән “Докторская” колбасасы (ГОСТ 23670) чыгарыла башлый. Мае аз булу белән аерылып торган колбасаның рецептын Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты эшләгән. Шул ук вакытта казылык составына күп аксым кергән. Яңа икътисади сәясәтне (НЭП) гамәлдән чыгарып, күмәкләштерү башлангач, бөтен төбәкләргә ачлык куркынычы яный. Азык-төлек җитмәү һәм ачлык аркасында төрле авырулар баш калкыта.
Ул чорда Анастас Микоян АКШка барып, анда Чикаго ит комбинатларында булырга өлгерә. СССРга кайткач, Беренче Мәскәү колбаса заводын төзү идеясен җиткерә. Микоянның идеясе хуплана. Шул рәвешле заводта озакка сузылган ачлык аркасында соматик билгеләре булган кешеләрне диетик тукландыру өчен билгеләнгән колбаса җитештерүгә керешәләр.
Беренче “Докторская” колбасасында иң югары сыйфатлы табигый продуктлар гына булган.
ГОСТ нигезендә 100 килограмм колбаса ясау өчен югары сыйфатлы 25 килограмм сыер ите, 70 килограмм майсыз дуңгыз ите, өч килограмм тавык йомыркасы, ике литр сөт, тоз, шикәр, мускат чикләвеге яки кардамон кирәк булган. Бу колбаса 72 сәгать саклана алган. Нәтиҗәдә бик тәмле һәм файдалы диетик продукт барлыкка килгән.
Сәламәтлеге какшаган кешенең көчен торгызу бурычын да үтәгән “Докторская”. Аны хәтта совет табиблары дәвалану туклануы сыйфатында да билгеләгәннәр. Исеме дә шуннан чыккан – “Докторская”.
Дөрес, вакыт узу белән, үзенең дәвалау сыйфатларын югалткан. 1950 еллар ахырыннан аның сыйфаты төшә – аңа он, йомырка урынына меланж (йомырка ярымфабрикаты), сөт урынына коры сөт өсти башлыйлар. 1979 елга дуңгыз тиресе, йомырка порошогы һәм крахмал кушарга рөхсәт иткәннәр. Ә дуңгызларга балык сәнәгате калдыклары ашата башлаганга күрә, итнең исе һәм тәме үзгәрә.
Безнең көннәрдә совет ГОСТлары турында бөтенләй оныттылар. “Докторская” брендын хәзер ис, тәм көчәйткечләр, стабилизаторлар, эмульгаторлар һәм буяу фиксаторлары кулланучылар да файдалана.
Дилбәр Гарифуллина әзерләде.
“Русская Семерка”.
фото: https://ru.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар