16+

Эчке кием кимичә, урамга чыгарга ярамый

Теләсә кайсы илнең законнары - ул шул ил территориясендә яшәүчеләр үтәргә тиешле кагыйдәләр генә түгел, ә төрле халыкның менталитетын һәм традицияләрен чагылдыручы көзге дә. Әмма кайбер державалар Конституциясендә бер дә көтелмәгән һәм хәтта мәгънәсез законнарны да очратырга була. Шуңа да теге яки бу илгә ял итәргә барырга уйласагыз, катлаулы ситуациягә...

Эчке кием кимичә, урамга чыгарга ярамый

Теләсә кайсы илнең законнары - ул шул ил территориясендә яшәүчеләр үтәргә тиешле кагыйдәләр генә түгел, ә төрле халыкның менталитетын һәм традицияләрен чагылдыручы көзге дә. Әмма кайбер державалар Конституциясендә бер дә көтелмәгән һәм хәтта мәгънәсез законнарны да очратырга була. Шуңа да теге яки бу илгә ял итәргә барырга уйласагыз, катлаулы ситуациягә...

Дөньядагы иң мәгънәсез законнар
Исемлекнең башында АКШ тора. Американың 50 штатының 24ендә импотенция аерылышу өчен нигезле сәбәп булып тора. Иллинойс штатында инглиз телендә сөйләшергә ярамый, анда бары тик «американ» телендә генә аралашалар. Оксфордта ир-ат төшкән рәсем каршында чишенергә ярамый.
Франциядә дуңгызга Наполеон дип әйтү һәм кеше йөзе сурәтләнмәгән курчаклар сату тыела. Сингапур законнары Гайсә турында сөйләмәскә һәм үзең белән Библия йөртмәскә куша. Бразилиядә әллә ни чибәр һәм зифа булмаган ханымнар комлыкка су коену костюмының өске өлешеннән башка килә алмый.
Шотландиядә яшәүчеләр, кем дә булса бәдрәфтән куллану мөмкинлеген сораса, аны өйгә кертергә тиешләр. Бу - мәҗбүри.
Бөекбритания законнары да оригинальлеге белән аерылып тора. Анда парламент эчендә үлү рөхсәт ителми. Диңгез ярында үле кит табылса, аның башы корольгә генә була ала, ә койрыгы - король хатынына.
Финляндиядә атаклы Дональд үрдәген тыйганнар. Ни өчен дигәндә, ул ыштансыз.
Таиландта исә, эчке кием кимичә, урамга чыгарга ярамый.
Даниядә машина астында берәү булса, аны кабызып китү тыела.
Техас штатында чит кешенең сыерын саву ярамый.
Кытайда батып бара торган кешене коткарырга ярамый, алай итеп, сез аның эчке тормышына тыгыласыз. Кытай студентлары, әгәр дә алар акыллы булса, колледжга йөри ала.
Таиландта сагызны җиргә ыргыта калсагыз, 600 доллар штраф түләргә әзер булыгыз. Акчагыз җитмәсә, төрмәгә эләгүегез бар. Бу илдә милли валюта акчасына да басарга рөхсәт ителми.
Алабама штатында җилдә борын сеңгерергә ярамый. Чалбарның арткы кесәсенә туңдырма тыгу да тыела.
Калифорниядә халат кигән ханымнарга машина белән идарә итәргә ярамый. Өйдә йорт хайваны итеп күсе тоту да мөмкин түгел. Анда шулай ук кунакханә номерларында әфлисун да чистарта алмыйсыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading