Гадәти эш көне. Шулай да оешмаларда, кибетләрдә, хәтта аларның колхоз идарәсе бүлмәсендә дә бәйрәм кәефе сизелә. Бүген Илсур Харисович яңа билгеләнгән җитәкче кушкан әмерләрне тиз-тиз генә үтәде, аласын алды. Чөнки районнан кунаклар киләсе икән. Алар килгәнче кайтарылган бүләкләрне барлыйсы, авыл бизәлешен карыйсы, балалар бакчасын урап чыгасы, клубта әзерләнәчәк бәйрәм чарасы программасына күз йөртеп чыгасы бар икән. Илсур Харисович җитәкче алдына коробкаларны тезеп куйды. Карап чыгыгыз, янәсе...
Яңа билгеләнгән җитәкче коробкага салынган Яңа ел бүләкләре арасыннан уенчык керпеләрне берәм-берәм идәнгә, ә соңгы кулына алганын тәэминатчы булып эшләүче Илсур Харисовичның йөзенә бәрде. Әмма Яңа ел алды көненең әзерләнгән сюрпризлары моның белән генә бетмәгән иде әле. Илсур Харисович бер өшеде, бер тирләде...
Менә балалар бакчасы ишегалды. Җем-җем утлары, зур-зур кар сыннары белән каршы алды. Инде атна буе тәрбиячеләр кар җыеп, су ташып кар сыннары әвәләде. Менә кыш бабай, аның янәшәсендә горур гына Кар кызы басып тора, алар янында керпе сыны...
– Бу нәрсә! Теләсә нишләт! Күзем күрмәсен, – дип җикерде кардан ясалган керпене күреп җитәкче. Кар сынын юк итәсе килепме, аударып атарга теләпме, бар көченә китереп типте. Тик төптән юан итеп ясалган сынны һәм гомумән, тәрбиячеләр яки укытучылар ясаган әйберне тиз генә сындырам димә! Ул боз булып каткан иде.
Илсур Харисович җитәкченең ни өчен үзен шулай тотканын тагын аңламады. Чөнки аның үткәнен белми. Шулай да җитәкченең керпе яратмаганын чамалап алды.
Җитәкче эре-эре адымнар белән клубка таба атлады. Мәктәп укучылары, эшче яшьләр белән берлектә сәхнә әсәре әзерләделәр. Әзерлек нык булды. Килгән кунаклар алдында йөз кызарырлык булмаска тиеш. Җитәкче шулай кушкан иде. Фойеда балалар шау-шуы. Тамаша залында йомгаклау репетициясе бара. Сәхнә артында автор тавышы.
Комментарийлар