Утыздан артык милләт вәкиле яшәгән Мамадыш районына Халыклар дуслыгы йорты кирәк. Чаллыдагы Халыклар дуслыгы йортын зурайтып булмасмы? Милли-мәдәни автономияләргә автобуслар бирелсә иде. Татарстанга укырга килгән чит ил студентларының республикада каласы килә, аларга алга таба да монда яшәү өчен рөхсәт бирмәссезме? Авыл-шәһәрләрдә Халыклар дуслыгы дигән урам яки проспект, йә булмаса сквер...
«Булганның кадерен белмибез, югалткач, елыйбыз»
Аңа кадәр совет быелгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, дөньялар буталып торганда, милли сәясәт мәсьәләләре аеруча игътибар үзәгендә.
- Этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен без беркайчан да күз уңыннан ычкындырмаска тиеш. Катлаулы халыкара вазгыятьтә тыныч, дустанә мөнәсәбәтләрне саклау әһәмиятле һәм республикада милләтара тынычлыкны, килешүчәнлекне саклап калу безнең өстенлекле бурыч икәнне онытмаска тиешбез, - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасында Татарстан халыкларының III корылтаен уздыру бурычы куюын да искә алды. Аны 2017 елның икенче яртысында үткәрергә җыеналар.
- Татарстан халыклары корылтае моннан ун ел элек узган иде. Бүгенге көндә дә республикадагы халыклар дуслыгы актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, корылтайны үткәрүнең мөһимлегенә басым ясап.
Ассамблеяның уңышлы эшләп килүен, төрле милләт бәйрәмнәре, фестивальләренең югары дәрәҗәдә оештырылуын, районнарда Халыклар дуслыгы йортлары ачылуын билгеләп үтте ул. Шул ук вакытта Татарстанда яшәүче халыкларның телен саклау максатыннан оештырылган якшәмбе мәктәпләренең тиешле дәрәҗәдә эшләмәвен тәнкыйтьләп алды.
- Рус халкының «Булганның кадерен белмибез, югалткач, елыйбыз» дигән мәкале бар, безгә дә шуны истән чыгармаска кирәк, - диде ул.
Безнең тәҗрибә кызыклы
Бүгенге көндә Татарстанда, Казаннан кала, Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Тәтеш, Нурлат һәм Лениногорскида да Халыклар дуслыгы йорты эшләп килә. Аларның эшчәнлеге белән Россиянең башка төбәкләре, якын һәм ерак чит илләр дә кызыксына.
- Быел гына да Дуслык йортында Казахстан, Әзәрбайҗан, Таҗикстан, Белоруссия, Әрмәнстан, Бөекбритания, Швейцария, Куба, Иран, Вьетнамнан 35 делегация килде. Икенче атнага Кырым делегациясен көтәбез, - дип сөйләде Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.
Балаларда Татарстандагы уникаль мәдәни төрлелекне, халыклар арасындагы бердәмлекне саклау һәм ныгыту, милләтара килешү, толерантлык һәм республикада яшәүче барлык халыкларның мәдәни-тарихи традицияләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан Дуслык йортында өлкән сыйныф укучылары өчен «Дуслык дәресләре» уза. Әлеге проектта барысы 14000 укучы катнашкан. Ул Алабугада да гамәлгә ашырыла башлаган.
Фәрит Мөхәммәтшин проектта катнашучыларның санын тагын да арттырырга, башка районнарны да бу эшкә җәлеп итәргә кушты.
Ирек Шәрипов «Россия 1» һәм «Россия 24» телеканалларында чыга башлаган «Миллият: сорау һәм җавап» исемле телевизион тапшыруның уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Тапшыру - «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе белән Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Дуслык йортының уртак проекты.
«Зур этнографик диктант» акциясе дә зур кызыксыну уяткан. Республика буенча анда 820 кеше катнашкан.
Мигрантларның саны кимеми
Милли сәясәт дигәч, миграция мәсьәләләрен дә онытмаска кирәк. Ни өчен дигәндә, ул Татарстанда этникара вазгыятьне тотрыклы итү буенча өстәмә көч таләп итә. Һәр елны Татарстанга чит илдән 100 меңләп кеше килә. Ел башыннан 181 мең 650 кеше республиканың миграция исәбенә алынган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция эшләре буенча идарә җитәкчесе урынбасары Рөстәм Аманов сүзләренчә, аеруча Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркия, Украина, Әзәрбайҗан, Кыргызстан, Кытай һәм Казахстаннан килүчеләр күп.
- Мигрантларның Татарстанга килүләренең төп сәбәбе - эшкә урнашу мөмкинлеге. Быел гына да 3781 чит ил кешесен эшкә урнаштыру буенча предприятиеләр белән 91 килешү төзелгән. Мигрантлар төзелеш, мәдәният, спорт, мәгариф, коммуналь хезмәтләр, җәмәгать туклануы, эшкәртү тармагында хезмәт куялар, - ди ул.
Рөстәм Аманов әйтүенчә, мигрантлар белән эшләү аэропорттан ук башлана. Мигрантларга Россия миграция законнары нигезендә яшәргә кирәклеген аңлатырга кирәк, ди ул. Быел гына да төрле тәртип бозулар аркасында 717 мигрант депортацияләнгән. Рөстәм Аманов милли-мәдәни автономия җитәкчеләренә үзенең гозерен дә җиткерде.
- Хезмәт базарында нинди белгечләргә ихтыяҗ барлыгын алдан ук карап-өйрәнеп куегыз. Кирәкле документлар рәсмиләштерүдә сездән ярдәм кирәк. Күп очракта тәрҗемәче хезмәте дә кирәк була, анысы белән дә булышырсыз дип өметләнәм, - диде ул.
Питрау Мамадышны таныта
Татарстан халыклары ассамблеясының күчмә утырышы Мамадышта узуы очраклы гына түгел. Биредә утыздан артык милләт вәкиле гомер итә, тугыз милли-мәдәни оешма теркәлгән. Җөри авылында уза торган Питрау бәйрәменең даны чит төбәкләргә дә таралган. Быел бәйрәмдә Якутия кунаклары да катнашкан.
- Районда милли мәсьәләләргә зур игътибар бирелә. Милләтара чаңгы, велосипед ярышлары, фольклор фестивальләре үтә. Җәй көне балалар өчен «Айбагыр» дигән этнографик лагерь оештырыла. Милли ансамбльләр Мари Элга, Удмуртиягә концертлар белән йөри, - ди Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.
Мамадышлыларның әлеге тәҗрибәсе Фәрит Мөхәммәтшинда кызыксыну уятты. Башка районнарга да ул шушы тәҗрибәне кулланырга кушты.
- Үз казаныгызда гына кайнап ятмагыз, чыгыгыз. Йөрегез, бу бит үзенә күрә аралашу чарасы, - ди ул.
Анатолий Иванов ассамблея советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинга Красная Горка авылы мәдәният йорты базасында Халыклар дуслыгы йорты булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Африка студентларының Казандагы берләшмәсе җитәкчесе Конгодан килгән Оливер Мукенди исә Татарстанга укырга килгән чит ил студентларының Казанда каласы килү теләге барлыгын, шул нисбәттән вакытлыча тору өчен рөхсәт бирелсен иде дигән тәкъдим белән чыкты. Залда утыручылар республиканың шәһәр-авылларында Халыклар дуслыгы дигән урам яки сквер булдыру идеясен дә җиткерделәр.
Комментарийлар