16+

Гөлшат Гыймадиеваның бармагы "иреккә"чыккан

"Чәк-чәк шоу" тапшыруының элеккеге алып баручысы, бүген "Сәләт"нең медиа-үзәк җитәкчесе Гөлшат Гыймадиева күптән түгел "Инстаграм"га: "Ниһаять, бармагым иреккә чыкты", - дип язып куйган иде.

- 25 февраль көнне эшкә ашыкканда, суга басмыйм дип икенче якка атладым һәм таеп егылдым, - диде Гөлшат. - Уң кулым аста калган иде. Тиз генә сикереп тордым, әмма баш бармагымны селкетеп тә булмый. Аңыма килгәләгәнче шешеп тә чыкты. Травмпунктка юл тоттым. Анда шундук сынган дип, гипс салдылар. Өч атна йөрдем шулай. "Больничный" кулда булса да, бер көн эштән калмадым.

Кичә әти белән әнинең бергә гомер итүләренә 41 ел булды. Әтием - Татарстанның беренче халык артисты, биюче Фердинант Гыймадиев. Әни белән бик матур гомер итәләр. Чын мәгънәсендә үрнәк гаилә, абый белән аларга карап сокланып туя алмыйбыз. Абый - КФУда укыта. Каһирәгә стажировкага киткән иде, скайп аша аралашып торабыз, - ди Гөлшат.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading