16+

«ХӘМДҮНӘ»НЕ ДӘ КИЕНДЕРГӘН...

Һәркемнең үз зәвыгы, үз шөгыле. Кемдер савыт-сабага мөкиббән, икенчеләр календарь, почта маркалары җыя, өченчеләр исә өен китап белән тутыра. Мәсәлән, газета-журналлардан укып белүебезчә, Камал театры артисты Равил абый Шәрәфиев ишек тоткалары җыя. Ә менә Теләче районының Балыклы авылында яшәүче Хәмдия апа Һадиуллина курчаклар җыя, аларны үзе теләгәнчә киендерә (рәсемдә). Әллә...

«ХӘМДҮНӘ»НЕ ДӘ КИЕНДЕРГӘН...

Һәркемнең үз зәвыгы, үз шөгыле. Кемдер савыт-сабага мөкиббән, икенчеләр календарь, почта маркалары җыя, өченчеләр исә өен китап белән тутыра. Мәсәлән, газета-журналлардан укып белүебезчә, Камал театры артисты Равил абый Шәрәфиев ишек тоткалары җыя. Ә менә Теләче районының Балыклы авылында яшәүче Хәмдия апа Һадиуллина курчаклар җыя, аларны үзе теләгәнчә киендерә (рәсемдә). Әллә...

Гомерен Казан шәһәрендә яшәп үткәрсә дә, бүген ул, тугызынчы дистәне ваклаган әнисе Шәмсебаян әбине тәрбияләргә дип, авылга кайткан. Авылда туып-үскән кыз шәһәргә китеп заводка эшкә урнаша, шунда тормышка чыга, балалар үстерә. Инде балалары да бүген үз гаиләләре белән яши. Хәмдия апага оныклар сөю, тәрбияләү, үстерешү бәхете бүләк иткәннәр.
Берсеннән-берсе матуррак курчакларның күзләрендәге җанлылыкны, җылылыкны күрсәгез икән?! Чып-чын сабыйлар диярсең. Балалар бакчасындагы төркемнәр бер якта торсын! «Тәрбиячеләре» - Хәмдия апа. Ул курчаклары белән үзе генә рухланып калмый, әлеге шөгыле белән башкаларны да сокланырга мәҗбүр итә, матурлыкны күрә-тоя белергә өйрәтә. Мәсәлән, аның курчаклары берара Теләче районының туган якны өйрәнү музеенда күргәзмәдә торды, Теләче районының яңадан торгызылуына 20 ел тулу уңаеннан үткәрелгән «Җырлап яшик туган җирдә» дип исемләнгән халык иҗаты фестивалендә катнашты, йөзләгән тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Хәмдия апаның курчаклары район буенча әнә шулай «ил гизә», кешеләр күңеленә матурлык өләшә, яңа бизәкләр өсти. Ул элек чыккан курчакларны җыю, рәтләү, бизәү, киендерү ягында. Чөнки элеккеге курчаклар хуҗалары кебек нык, чыдам, күңелгә дә якын. Ә хәзерге нечкә аяклы Барби курчакларының аяк-куллары, киендереп-чишендерә башласаң, сынарга гына тора. Шуңадыр инде, кызыгып, Хәмдия апаның курчаклары янына күрше-тирә кызлары да уйнарга кергәли икән.
- Кайсының кулы, кайсының аягы булмый. Кайчакта берсенекеннән берне алып, икедән берне ясыйм. Керфекләр дә ясап куярга туры килә үзләренә. «Курчагым үземә бик кадерле иде, киендереп бирмәссеңме?» - дип тә алып килүчеләр бар, - ди ул.
Сәлимә, Гөлфия, Нурҗиһан... Курчакларга элеккеге хуҗаларының исемнәрен куша Хәмдия апа. Сер итеп кенә әйтәбез, арада «Хәмдүнә Тимергалиева» да бар. Анысына исемне хәл белергә керүче авылдашлары җырчыга охшатып кушкан.
Хәмдия апа утыздан артык курчакны киемле иткән. Авыл клубы мөдиренә дә ярдәме тия. Күргәзмәгә курчакларыннан «Аулак өй» күренеше ясап, бер дигән сәнгать әсәре иҗат итеп биргән. Күрше-тирәгә дә ярдәм итеп яши. Көндәлектә кирәкле вак-төяк тегү, кием кыскарту кебек эшләрне дә башкара. Бакчасында җиләк-җимеш, яшелчәсен дә мулдан үстерә. Тәмле итеп ризыклар да әзерли. Ә курчаклары... Күз явыңны алырлык, берәм-берәм сөйләшә башларлар кебек... Ышанмасагыз, Балыклыга килеп карагыз! Карап, сокланып туймаслык үзләре!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading