16+

Хыялга яшь киртә түгел

Америкада яшәүче 64 яшьлек Дайана Найад исемле ханым 53 сәгать эчендә Кубадан АКШка кадәр йөзгән. Элеккеге спортчы, тарихта беренче булып, Флорида култыгын йөзеп чыгуга ирешкән. Акулалардан саклану өчен каралган саклагыч рәшәткә эчендә булса бер хәл...

Хыялга яшь киртә түгел

Америкада яшәүче 64 яшьлек Дайана Найад исемле ханым 53 сәгать эчендә Кубадан АКШка кадәр йөзгән. Элеккеге спортчы, тарихта беренче булып, Флорида култыгын йөзеп чыгуга ирешкән. Акулалардан саклану өчен каралган саклагыч рәшәткә эчендә булса бер хәл...

Финиш сызыгы булган Ки-Уэст утравы комлыгында аны йөзләгән кеше каршы алган. Арыганлыктан, аякларында көчкә басып торучы Найад әле алар янына чыгып җиткәч: «Без беркайчан, беркайчан да бирешергә тиеш түгел. Хыялларны тормышка ашыруга яшь киртә була алмый», - дип әйтергә хәл тапкан. Спортчыны, организмын тикшерү максатыннан, туп-туры хастаханәгә алып киткәннәр. Диңгез суыннан һәм агулы медузалар пешерүдән аның йөзе һәм иреннәре нык ялкынсынган булган. Дайана, сәгатенә 3 чакрым йөзеп, 166 чакрым араны 53 сәгатьтә үткән.
Беренче тапкыр бу рекордны ул 1978 елда куярга теләгән булган икән инде. Әмма көчле дулкыннар аңа максатына ирешергә ирек бирмәгәннәр - 42 сәгать йөзгәннән соң, Дайана ярга чыгарга мәҗбүр булган. 2012 елның июнендә Флорида култыгын йөзеп чыгу теләге Австралия йөзүчесе Пенни Пэлфрида да туып алган. Юлның дүрттән өч өлешен үткәннән соң, ул көчле агым белән очрашкан һәм хыялына «кул селтәгән». Тагын бер елдан бу адымга икенче бер австралияле - Хлое Маккрдел да батырчылык иткән. Әмма суда 11 сәгать йөзгәннән соң, аны, көчле пешкәнлектән, ярдәмче судноларның берсе бортына күтәрергә булалар.
Куба белән АКШ арасындагы су дистанциясен 1997 елда австралияле Сьюзи Марони үткән булган инде анысы. Әмма ул марафоны вакытында акулалардан саклагыч челтәрдән файдаланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading